Татарстан Хисап палатасы Минзәлә районында план буенча тикшерүне тәмамлады.
– Сер түгел, җирле бюджетлары керемнәренең саллы гына өлешен Татарстан Республикасы бюджетыннан керә торган финанс ярдәме тәшкил итә. Һәм безнең бурыч – муниципалитет дәрәҗәсендә әлеге ярдәмне куллануның нәтиҗәлелеген, финанс ресурслары һәм милек белән файдалануның тиешле юнәлештә кулланылуын тикшерү, – диде 5 ноябрьдә узган Коллегия утырышын ачкан чакта Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов.
Соңгы ике ел ярым вакытны үз эченә алган тикшерү чараларының нәтиҗәләре турында аудитор Сергей Колодников хәбәр итте. Ул, тулаем алганда, Минзәлә муниципаль районы учреждениеләре һәм оешмаларында финанс дисциплинасының начар булмавын билгеләп үтте, аларны төгәл саннар белән раслады: гомуми күләме 2 млрд. сумга якын булган тикшерелгән чаралардан бозулар 52,3 млн сум тәшкил иткән. Өстәвенә, ачыкланган бозуларның 93%ы тикшерү вакытында ук юкка чыгарылган.
Аудитор тикшерү вакытында ачыкланган бозулар һәм кимчелекләрне күрсәтте. Шулай итеп, 2014 елның ноябрендә Капиталь төзелеш буенча район идарәсе «Чиста шәһәр» ҖЧҖнә Минзәлә Җиңү паркында салынмаган асфальт өчен ярты миллион сумнан артык акча түләгән. Тикшерү вакытында башкарылмаган эшләр подрядчы тарафыннан инде тулы күләмдә үтәлсә дә, Капиталь төзелеш буенча идарәне һәм аның җитәкчесен җәзадан азат итмәде: бюджет чараларын максатсыз файдалануга ирек бирү факты буенча Хисап палатасы инспекторлары төзегән беркетмәләр нигезендә мировой судьялар тарафыннан аларга акчалата штрафлар салынды.
Шулай ук ноябрьдә республика бюджеты чаралары хисабына алынган һәм халык социаль проектлары буенча ТР Икътисад министрлыгы грантын тормышка ашыру кысаларында район башкарма комитетына бүлеп бирелгән балалар мәйданчыклары өчен 15 комплект җиһазлар да куллану тапмаганнар. Таганнар һәм карусельләр Минзәләнең 1 нче номерлы мәктәбенең подвалындагы складка куелган. Җирле балаларның бәхетенә Хисап палатасы тикшерүе башкарма комитетны тиз генә шәһәрнең Җиңү паркында җиһазларны монтажларга мәҗбүр итте.
– Учреждениеләрдә гомуми күләме 25 млн.нан артык булган бухгалтер исәп-хисабын һәм хисаплылыкны бозулар ачыкланды, – дип хәбәр итте алдарак С.Колодников. – Бухгалтер исәп-хисабында аеруча бозулар җибәргән дүрт район учреждениесе җитәкчеләре һәм баш хисапчыларына карата административ беркетмәләр төзелде.
Тикшерү җирләрне һәм муниципаль милекне аеруча нәтиҗәле куллану исәбенә җирле бюджетны тулыландыру өчен мөмкин булган резервларны да күрсәтте. Мисал өчен, тикшерү вакытына районда кулланып торган җирләр өчен арендаторларның кичектерелгән бурычлары 2,1 млн. сумнан артык күләмне тәшкил иткән. Аренда вакытлары чыккан җирләрне әйләнешкә җәлеп итү буенча эш тә йомшак алып барылган. Районның Җир-мөлкәт палатасының исәпкә алуы буенча тикшерү үткәрелгән көнгә карата җир кишәрлекләрен арендалауның яраклылык вакыты чыккан 106 килешү булган.

Тау асты Байлар авыл җирлегендә «Органик групп» ҖЧҖ җитештерү корылмаларының (ындыр табагы, орлык склады һәм башкалар) бер өлешен аренда килешүе төземичә файдаланган. Нәтиҗәдә, авыл җирлеге 374 мең сум күләмендә түләүне алып бетермәгән. Тикшерү барышында яклар тиешле аренда килешүен төзеде.
Минзәләдә гомуми мәйданы 1,5 мең кв.метрлы җитештерү базасын 2014 елның декабреннән аренда килешүе төземичә һәм түләмичә – «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» ААҖ һәм автомастерской урнаштыру өчен шәхси эшмәкәр Ф.Н. Усманов файдаланган. Хисап Палатасы тикшерүе шулай ук алар белән килешү төзергә һәм район бюджетына 125 мең сум күләмендә аренда түләве күчерергә мәҗбүр итте.
Тикшерү барышында руда булмаган материаллар җитештерү буенча биш санкциясез карьер һәм бер санкциясез чүплек ачыкланган.
– Чүплек буенча хәлне чишү механизмы табылды. Ә карьерлар буенча: аларның өчесе рекультивацияләнде, калган икесе буенча документларны рәсмиләштерү бара, – дип аңлатты районның башкарма комитеты башлыгы Илгизәр Шаһалиев.
ФОТО
Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.