26-27 октябрьдә Екатеринбургта Татарстан Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев Свердловск өлкәсе Хисап палатасы чакыруы буенча аның һәм әлеге өлкәнең муниципаль берәмлекләрендә эшләп килүче тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләре алдында лекцияләр белән чыгыш ясады.
А.Вәлиев чыгышының темасы булып «Дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит: үткәрүнең методологик үзенчәлекләре» һәм «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗ өчен сатып алулар өлкәсендә аудит: үткәрү үзенчәлекләре, мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе» торды. Семинарлар барышында шулай ук финанс-бюджет өлкәсендә ачыклана торган характерлы бозулар һәм җитешсезлекләр буенча һәм бюджет чараларын, дәүләт (муниципаль) милекне нәтиҗәле куллануны бәяләүгә методик якын килү турында тәҗрибә уртаклашу булып узды.


