17.10.2015

17 октябрьдә ТР Дәүләт Советы утырышында «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты каралды һәм күпчелек тавыш белән беренче укылышта кабул ителде.

2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектына ТР Хисап палатасы Бәяләмәсен Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тәкъдим итте, ул, тулаем алганда, 2016 ел бюджеты закон проекты концепциясен уңай бәяләде.  

Аерым алганда, ул бюджет проектында гражданнарга дәүләт ярдәме чаралары комплексының саклануы тәэмин ителгәнлеген билгеләп үтте. Ачык норматив йөкләмәләрне үтәүгә чыгымнар җиде процентлы индексацияне исәпкә алып каралган. Шулай ук яңа йөкләмә – хроник авыруларның авыр формалары белән чирләүче инвалидларны торак белән тәэмин итү планлаштырылган.

Шул ук вакытта чыгыш ясаучы дәүләт программаларына үз вакытында төзәтмәләр кертүнең мөһимлеген һәм актуаль булуын билгеләп үтте.

* * *

 

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе А.И. Демидов чыгышы

 «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектына Татарстан Республикасы Хисап палатасы Бәяләмәсе законнар таләпләренә нигезләнеп әзерләнде һәм Дәүләт Советына тәкъдим ителде.

Бәяләмәдә чыгымнарның төрләре һәм классификация бүлекләре, бюджетара мөнәсәбәтләрне финанс белән тәэмин итү, дәүләт программаларын тормышка ашыруга чыгымнар, дәүләт бурычының төзелеше, дефицитны финанслау чыганаклары буенча тулы мәгълүмат бар.

Бюджет проектында керемнәрне фаразлау параметрларының нигезлелеген һәм чагылу тулылыгын раслау максатында үткәрелгән экспертиза кысаларында Хисап палатасы тарафыннан Финанс министрлыгы биргән хисап мәгълүматлары  һәм салымнарның аерым төрләре буенча өстәмә мәгълүматлар анализланды.

Закон проекты экспертизасы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым кертемнәре буенча керемнәр төрләре һәм язып куюлар нормативларының бюджет законнары таләпләренә туры килүе, дәүләт бурычы күләме зурлыгы һәм аңа хезмәт күрсәтү чыгымнары, Хөкүмәтнең Резерв фонды, дефицитның чик күләме өлешендә барлык чикләүләрнең дә саклануы  расланды.

Закон проектында тулы күләмдә 2016 елга программа форматында бюджетны формалаштыру белән бәйле рәвештә федераль дәрәҗәдә кертелгән чыгымнарның бюджет классификациясе үзгәрешләре исәпкә алынган. Программалы бюджет гади генә чыгымнарның касса үтәлешенә юнәлеш бирмәгән, ә игътибар дәүләт идарәсенең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген  арттыруга бирелгән. 

Закон проектының яңалыгы булып, тармак принципы буенча чыгымнар класификациясенең шуңа туры килә торган бүлекләре буенча 18 миллиард 913 миллион сум күләмендә беркетелеп,  социаль инфраструктурада капиталь ремонтка һәм инвестицияләргә чаралар бүлү тора, бу, безнең карашка, чыгымнарның үтәкүренмәлелеген һәм бюджет чараларын нәтиҗәле куллану өчен шәхси җаваплылыкка ия булган төп җаваплы затлар эшенең оперативлылыгын үстерә.

Керемнәрнең төп салымнары буенча күрсәткечләре республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразлары нигезендә формалашкан. Шул сәбәпле, аларның үтәлеше макроикътисадый күрсәткечләрнең динамикасына бәйле булачак.

Тулаем алганда, керемнәрне формалаштырганда кабул ителгән юлны сайларга объектив сәбәпләр –һәркемгә мәгълүм булган дөньяданың финанс һәм чимал базарларында килеп туган хәлгә бәйле рәвештә макроикътисадый күрсәткечләргә ирешүнең яшәп килгән куркынычлары мәҗбүр итә.

Планлаштырыла торган кертемнәр турында мәгълүмат һәм аларга анализ Хисап палатасы Бәяләмәсендә бирелгән.

Субсидия һәм субвенцияләрнең төп өлешенең башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан бюджет үтәлеше барышында бүленүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

2015 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы бүген карала торган закон проекты моны тагын бер кат раслый. Агымдагы елның бюджет проектында федераль бюджеттан кертемнәр 14 миллиард сум күләмендә каралган, ә, Законга кертелә торган үзгрешләрне исәпкә алып, алар 29 миллиардтан артыграк булыр дип көтелә.

Барлык федераль бюджеттан керүче чаралар максатчан характерда һәм керү барышында катгый рәвештә билгеләнеш буенча бүленәләр. Мондый механизм бюджет законнары белән куелган һәм ел саен тормышка ашырыла.

2016 елга бюджетның чыгымнар өлеше буенча мәгълүмат Хисап палатасы Бәяләмәсендә тәкъдим ителә.

Халык алдында дәүләт йөкләмәләре һәм барлык гарантияләрне тормышка ашыруны финанс белән тәэмин итү бурычы бюджетны формалаштырганда да, үтәгәндә дә өстенлекле булып тора.

Тәкъдим ителгән Закон проекты гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү чараларының комплексын саклауны тәэмин итә. Ачык норматив йөкләмәләрне үтәүгә чыгымнар җиде процентлы (7%) индексацияне исәпкә алып каралган. 

2016 елга яңа йөкләмә – хроник авыруларның авыр формалары белән чирләүче инвалидларны торак белән тәэмин итү (50 млн.сум) планлаштырылган.

Бюджет проектының программалы состав өлешенә аерым тукталасым килә.

Закон проектында егерме тугыз (29) дәүләт программасы чараларын тормышка ашыруга 148 миллиард 848 миллион сумнан артык, ягъни бюджет чыгымнарының 90,4%ы күләмендә чаралар каралган. 

Бүгенге көнгә бюджет ассигнованиеләре һәм паспорт күрсәткечләре хәзергә бары тик җиде (7) программа буенча гына тәңгәл килә.

Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү  максатларында программа чараларын финанс белән тәэмин итү күләмнәренең теләсә нинди үзгәреше аларны тормышка ашыруның индикаторларын тәгаенләү белән бергә барырга тиеш.

Шуңа күрә планлаштырыла торган бюджет ассигнованиеләрен исәпкә алып дәүләт программаларына төзәтмәләр кертү мәсьәләсе мөһим һәм актуаль.

Республика Хөкүмәте раславына кадәр, дәүләт программаларына барлык үзгәрешләр Хисап палатасында финанс-икътисадый экспертиза үтәргә, шулай ук Дәүләт Советының профильле комитетларында каралырга тиеш. Мондый юл планлаштырылган чараларның нигезлелегенә һәм аларны финанс белән тәэмин итү күләмнәренәкомплекслы күпкырлы тикшерүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Хөрмәтле депутатлар!

Тәкъдим ителгән Закон проекты бюджет проектын формалаштыру таләпләренә һәм аның эчтәлегенә туры килә.

2016 елга республика бюджеты баланслы: фаразланган керемнәр һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан кертемнәр күләме планлаштырылган чыгымнар үтәлешен тулы күләмдә тәэмин итә.

Документлар