08.10.2015

8 октябрьдә Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында республиканың муниципаль берәмлекләрендәге мәгариф һәм фән идарәләре башлыклары катнашында узган видеоконференциядә катнашты.

 

С.Колодников үз чыгышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм аның компетенциясендә булган белем бирү учреждениеләренә турыдан-туры кагыла торган нәтиҗәлелек аудиты йомгаклары турында сөйләде. Аудит барышында республиканың 16 муниципаль районында эшләп килә торган һәм грант проектларын тормышка ашыру өчен бюджет чаралары алган 70 белем бирү учреждениесе тикшерелде.

Аудитор үткәрелгән анализ буенча грантларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешергә тиеш булган билгеләнгән аерым критерийларны шактый күләмдә үтәмәү ачыклануын билгеләп үтте. Шулай ук уку йортларында исәптә җибәрелгән ялгышулар һәм ачыкланган аерым бозуларның нигездә грант проектлары буенча сатып алынган җиһазларны нәтиҗәсез куллану белән бәйле булуына басым ясады.

ФОТО

Документлар