06.08.2015

Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең 6 августта Алексей Демидов җитәкчелегендә узган утырышында республика бюджетыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсенә бүлеп бирелгән чараларны куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

2013-2014 елларда һәм 2015 елның узган чорында Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына бүлеп бирелгән чараларны максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр белән аудитор Илнур Мөбарәков чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләмендә төп өлешне милектән кулланган чакта һәм бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык алып бару тәртибен бозу алып тора. Шул ук вакытта аудитор тикшерү чарасы барышында ачыкланган бозулар күләменең яртысыннан артыгы тикшерелгән як тарафыннан оператив рәвештә юкка чыгарылганлыгын билгеләп үтте.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар турында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров тәгаенләп сөйләде. Ведомство башлыгы агымдагы ел азагына кадәр ревизорлар тарафыннан ачыкланган бозулар юкка чыгарылачак һәм билгеләнгән күрсәтмәләр истә тотылачак дип белдерде.

Шулай ук «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУнә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты чараларын куллануны тикшерүгә нәтиҗәләр ясалды.

Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальмологик авырулары булган пациентларны дәвалау өчен бюджет чараларыннан файдалана торган иң эре дәүләт учреждениесе булуы искәртелеп үтелде.

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, тикшерү чарасы барышында бухгалтерлык исәбен алып бару һәм дәүләт милкен куллану белән бәйле бозулар ачыкланган.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча фикер алышуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы Айдар Әмиров катнашты.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы Коллегиясе тарафыннан республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Республика клиник офтальмология хастаханәснә күрсәтмәләр җибәрү турында карар кабул ителде. Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

ФОТО

 

 

 

 

 

 

Документлар