РФ Хисап палатасының тышкы элемтәләрне оештыру һәм тәэмин итү департаменты директоры, РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советы Президиумы әгъзасы Николай Парузин катнашында хокук саклау органнары һәм прокуратура органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, алга таба үсешнең ачыкланган бозулар аркасында бюджетка салган зыянны кичектергесез каплауга юнәлдерелгән төп векторлары тикшерелде.
Хисап палаталары һәм хокук саклау органнары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүләрдән тыш, төрле эш төркемнәре һәм комиссияләр төзелә. Мәсәлән, Ульяновскида саны 20гә җиткән аерым төр товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы буенча дәүләт ихтыяҗы өчен барлык сатып алулар буенча беренчел тикшерүне үткәрә торган ведомствоара комиссия эшләп килә.
Алексей Демидов 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча төзелгән ТРда дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советының уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйләде. Аны Татарстан Хисап палатасы җитәкли. Ел саен Совет әгъзалары тәкъдимнәре нигезендә Тикшерү чараларының Җыелма планы төзелә һәм бу уртак тикшерү чаралары уздырырга, бер объектта үткәрелә торган тикшерү чаралары санын кыскартырга мөмкинлек бирә. Финанс тикшерүе органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре Тикшерү чаралары буенча бердәм электрон мәгълүмат базасына кертелә, ә бу эшчәнлектәге кабатлануларны булдырмаска ярдәм итә.
«Бүген Совет киңәшмә өчен мәйдан гына булып калмыйча, бюджет процессын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләп чыгару буенча нәтиҗәле корал булып та тора. Совет тәкъдимнәрен истә тоткан хәлдә республикада Президент, Парламент дәрәҗәсендә карарлар кабул ителә. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан, аерым алганда, эчке финанс тикшерүе, торак-коммуналь тармакта куркыныч ихтималлары белән идарә итү системасын кертү, автоном, бюджет һәм казна учреждениеләре эшчәнлеген тикшерү мәсьәләләре буенча 10 нан артык карар һәм боерык кабул ителде», – диде А.Демидов.
Ул шулай ук Татарстан Хисап палатасының Прокуратура, хокук саклау органнары, Россельхознадзор, Росреестр, Роспотребнадзор һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәләре белән хезмәттәшлек итүнең төрле формалары турында сөйләде.
Самара өлкәсенең Хисап палатасы Рәисе Антонина Зубкова бүгенге көндә тикшерү-хисап органнарының йомшак ягы булып тикшерелә торган объектларда идарәчел карарларның булмавын билгеләп үтте. Барлык регионнардагы законнарда тикшерелә торган объектның үз файдасына дәлил китерү һәм ТХО карарларына каршы килү хокукы бар. Әмма ачыкланган бозулар буенча тәкъдимнәр булып тора һәм алар буенча тикшерүләр яки инде узган, яки әле һаман бара торган һәм дәгъва предметы булырга мөмкин булмаган пунктлар буенча да каршы килүләр очрый.
«Минем уйлавымча, безнең тикшерү-хисап органнарының алга таба уңышлы эшләве өчен хәзер гамәлдә булган закончалыкны камилләштерергә кирәк. Шулай ук, мәсәлән, тикшерү-хисап органнарына үз эшчәнлеге кысаларында банк һәм салым серләренә керү мөмкинлеге турындагы инициативаны закон ягыннан нигезләү өчен хокукый комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип ассызыклады А.Зубкова. – Бу кирәкле финанс мәгълүматын алуда оперативлылыкны тәэмин итәр һәм безгә ышандырырлык дәлилләр китерергә булышыр иде».