19 ноябрьдә ТР Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм бухгалтерлары белән 2011-2012 елларда һәм 2013 елның узган чоры өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган урта-махсус белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән республика бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча уздырган киңәшмәдә катнашты.
С.Колодников үз чыгышында учреждениеләр тарафыннан милек белән идарә иткәндә, бухгалтерлык исәп-хисабын алып барганда җибәргән бюджет законнарын характерлы бозуларга күрсәтте, учреждениеләр ягыннан энергияне саклау чаралары үткәрү буенча тиешле чаралар күрмәүне билгеләп үтте, ТР Хисап палатасының күптән түгел үткәрелгән тикшерүләре барышында ачыкланган төп мәсьәләләргә игътибар бирде. Аудитор билгеләп үткәнчә, учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан булган мәйданнар һәм башка төр милекне куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча оптималь идарә карарлары кабул итү күп кенә мәсьәләләрне хәл итү булып тора.