30.05.2013

30 майда Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышында “2012 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” закон кабул ителде.

2012 ел өчен ТР бюджеты үтәлеше турында еллык хисап беренче укылышта һәм керемнәр буенча – 177 млрд. 192 млн. 252 мең 700 сум, чыгымнар буенча 182 млрд. 433 млн. 147 мең 100 сум күләмендә тулысынча кабул ителде.

2012 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында Хисапка Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тышкы яктан тикшерү нәтиҗәләре турында ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

 

*     *      *

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе А.И.Демидовның Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышында ясаган чыгышы

 

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Президенты!

Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе!

Хөрмәтле депутатлар!

 

2012 ел өчен республика бюджеты үтәлеше турында Хисапка Хисап палатасы тарафыннан тышкы яктан тикшерү үткәрелде.

Дәүләт Советына Бәяләмә юлланды, биредә Хисап мәгълүматларын тикшерү нәтиҗәләре, аларны закон тарафыннан расланган күрсәткечләр белән чагыштырып анализлау чагылыш тапты.

Бюджет үтәлеше параметрлары Финанс министры һәм профильле комитет рәисе тарафыннан игълан ителде. Шуңа күрә Бәяләмәдә билгеләп үтелгән аерым урыннарга гына тукталып үтәм.

Закон проектында чагылыш тапкан 2012 ел өчен керемнәр, чыгымнар һәм бюджет дефицитын финанслау чыганаклары күрсәткечләре Хисаптагы тиешле мәгълүматлар белән тәңгәл килә.

Керемнәр буенча закон белән расланган күрсәткеч 2%ка (3 миллиард 498 миллион сумга) арттырып үтәлгән.

Хисап елында республика бюджетына кире кайтарылмый торган чаралар килү күләме 49,3 миллиард сум, ягъни расланган күрсәткечнең 102,7%ын тәшкил итте. 2012 ел өчен керемнәрнең гомуми күләмендә федераль бюджеттан чаралар килү 24% тәшкил итте (2011 елда – 34%. Бу Универсиадага әзерләнү һәм үткәрүгә шактый күләмдә чаралар бүлеп бирү, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларга тиңләштерелгән затларны торак белән тәэмин итүгә бәйле).

Чыгымнар үтәлешен расланган күрсәткечтән 8 миллиард 731 миллион сумга кимрәк башкару нигездә түбәндәгеләр белән бәйле:

федераль бюджет чараларының бер өлеше хисап елы азагында килү (3 миллиард 247 миллион сум акча үзләштерелмәгән);

капиталь төзелеш объектларының кайберләре буенча эшне тәмамламау (2 миллиард 707 миллион);

социаль түләүләрнең гариза нигезендә булуы (1 миллиард 574 миллион);

бәйге үткәрү нәтиҗәләре буенча чараларны янга калдыру (847 миллион сум).

Ачык норматив йөкләмәләрне үтәүгә чыгымнар 14,5 миллиард сум (расланган күрсәткечләрнең 90%ы) тәшкил итте. Хисап елы йомгаклары буенча дәүләт ярдәме алучылар алдында бурыч юк. Социаль түләүләр гариза бирү нигезендә башкарыла. Бу чыгымнар үтәлеше дәрәҗәсенә йогынты ясады.

2012 елда бюджет процессын оештыру халык алдында гарантияләрне һәм йөкләмәләрне үз вакытында финанслау һәм башкаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Аерым юнәлешләр буенча чыгымнар расланган билгеләнешләрдән артып китте, бу өстәмә килгән максатчан федераль чараларны үзләштерү, чыгымнар юнәлеше арасында ассигнованиеләр күчү, шулай ук Министрлар Кабинетының Резерв фонды чараларын бүлү белән бәйле.

Республика бюджетының инвестицион чыгымнары хисап елында 37 миллиард сумнан (гомуми күләмнең 20,3%ы) артып китте, биредә шактый өлешне 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча чараларга тиешле чыгымнар тәшкил итә.

Универсиадага әзерләнү буенча чараларга юнәлдерелгән чараларны максатчан һәм нәтиҗәле куллану Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хисап палаталары тарафыннан һәрдаим тикшерелеп тора. Өч ел рәттән уртак тикшерүләр үткәрелде, агымдагы елда Универсиада тәмамланганнан соң шулай ук комплекслы тикшерү чарасы узачак.

2012 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны тышкы яктан тикшерү үз эченә бюджет чараларын төп кулланучыларның хисабын тикшерүне дә алды. Бюджет процессын оештырганда һәм тормышка ашырганда закон таләпләрен тоту республика Финанс министрлыгында тикшерелде.

Аерым министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан закон белән билгеләнгән хисап бирү вакытлары бозылган (ТР Юстиция министрлыгы, ТР МК ЗАГС Идарәсе, Дәүләт алкоголь инспекциясе), керемнәр администраторы функцияләре тулы күләмдә башкарылмаган (Дәүләт алкоголь инспекциясе).

Шулай ук киләсе финанс елы түләүләре хисабына арттырып түләү ачыкланды (гомуми күләме 6 миллион 869 мең сумлык), ирештерелгән лимитлардан артыграк күләмдә йөкләмәләр кабул итү (гомуми күләме 12 миллион 756 мең сум) фактлары ачыкланды.

Хисап елында бозуларның әлеге төре күләме кимүгә барса да (арттырып түләүләр – 1,8 мәртәбә, лимиттан күбрәк чыгымнар 2011 ел белән чагыштырганда 6,9 мәртәбә кимегән), аларның булуы башкарма хакимият органнары, казначылык системасының шундый очракларны булдырмау һәм алар барлыкка килү шартларын юкка чыгару буенча эшен активлаштыру кирәклеге турында сөйли.

Хисап палатасы тарафыннан бюджет чаралары буенча дебитор һәм кредит бурычлары белән идарә итү буенча министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан үткәрелә торган эшкә анализ ясалды. Хисап елында кредит бурычы күләме кимегән (33%ка, ягъни 118 миллион сумга), тәэмин итеп торучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр алдында кичектерелгән бурыч юк. 

Булган дебитор бурыч объектив характерда, хисап чорында кичектерелгән бурыч күләме кимегән (1 гыйнваргә 214 миллионнан хисап елы нәтиҗәләре буенча 200 миллионга – 6,7%ка).

2012 ел бюджеты чараларының төп күләме аларны куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча агымдагы елда тикшереләчәк.

 

Хөрмәтле депутатлар!

 

Хисап палатасы үз эшчәнлегендә бюджет финанславының барлык юнәлешләрен дә тикшерү белән колачлауны күздә тота. Сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл инфраструктурасын модернизацияләүне үткәрүгә, аерым категория гражданнарына дәүләт ярдәме буенча чыгымнарга аерым игътибар бирелә. Республика Президентының Дәүләт Советына юлламасында нәкъ менә әлеге мәсьәләләр беренчел буларак билгеләнгән.

Хисап елында сәламәтлек саклау, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлауга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү үткәрелде.

Муниципаль берәмлекләрдәге һәр тикшерү чарасы барышында күпфатирлы йортларны ремонтлауга бүлеп бирелгән чараларны куллану мәсьәләсе мәҗбүри рәвештә карала.

Бозуларның гомуми күләме кимегән вакытта ремонт эшләрен сыйфатсыз башкару, чынбарлыкта башкарылмаган эш күләме өчен түләү очракларына урын бар.

Мондый фактлар олы яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат йортларда (башкарлымаган эшләр өчен 2 778,8 мең сум түләнгән), сәламәтлек саклау учреждениеләрендә (капиталь ремонт буенча эшләр бәясен 1 328,6 мең сумга арттыру), мәктәпкәчә учреждениеләрдә (2 184,8 мең сум) тикшерү чаралары барышында ачыкланды.

Башкарылган эш күләмен гомуми күләме җиде миллионнан күбрәк сумга (7 млн 640,8 мең сум) арттыру шулай ук кайбер муниципаль берәмлекләрдә (Әгерҗе, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара, Теләче һәм Чистай муниципаль районнары торак пунктларында) социаль тармак объектларын капиталь ремонтлауга, суүткәргеч челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләүгә бүлеп бирелгән чараларны куллануны тикшерү барышында да ачыкланды.

Хисап елында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында тикшерү барышында эшмәкәрлеккә ярдәм өчен субсидияләрне законнан тыш алу фактлары ачыкланды. Бу очрак буенча җинаять эше ачылды (Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159-нчы “Караклык” маддәсе буенча. 2012 елда 600 меңәр сумлык грантлар алган фирмалар (“Софтранс” ҖЧҖ, “ТоргОйл” ҖЧҖ, “КомСейл” ҖЧҖ, “РимарТ” ҖЧҖ) документларында биналар арендалау килешүләре бар. Әлеге бина хуҗалары аңлатуынча, алар белән бернинди дә килешү төзелмәгән).

Тикшерү эшчәнлеге турында мәгълүмат һәрдаим Президентка, Дәүләт Советына бирелеп бара.

Тикшерү нәтиҗәләре, Хисап палатасы тәкъдимнәре һәм киңәшләре бюджет үтәлеше этабында бюджет процессын камилләштерүгә юнәлтелгән идарә карарларын кабул иткәндә кулланыла. 2012 елда республика Министрлар Кабинетының 3 карары һәм бер боерыгы кабул ителде.

Шулай, Мәдәният министрлыгында һәм аңа караган ведомство учреждениеләрендә энергия ресурслары өчен түләүгә бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит барышында мәдәният учреңдениеләре биналарына коммуналь хезмәт күрсәтү нормалары 2003 елның февраленнән үзгәртелмәгәнлеге ачыкланды. Үткәрелгән аудит нәтиҗәләре буенча агымдагы елның гыйнварендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тиешле нормативларга үзгәрешләр кертте.

Торак-коммуналь тармакта үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан 50 дән артык тәкъдим әзерләнде. Республика хөкүмәте тарафыннан бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар комплексын күздә тотучы боерык кабул ителде.

 

 

Хөрмәтле депутатлар!

 

Раслануга тәкъдим ителгән 2012 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хисап составы һәм эчтәлеге буенча билгеләнгән таләпләргә туры килә.

Бюджет үтәлешенең Хисапта чагылыш тапкан күрсәткечләренең тулылыгы һәм дөреслеге Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан расланды.

 

 

ФОТО

Документлар