23.05.2013

23 майда Хисап палатасына Красноярск өлкәсе Хисап палатасы аудиторы Галина Тарасова килде.

Казанга килү, Көнчыгыш Себердән килгән хезмәттәш сүзләренчә, Татарстан Хисап палатасындагы эшнең ничек төзелгәнлеген белү максаты белән булган.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары һәм бүлекләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу барышында Галина Тарасова өчен ТР Хисап палатасы презентациясе үткәрелде. Биредә Татарстан тикшерү-хисап органының экспертиза-аналитика һәм тикшерү-ревизия эшчәнлегенең төп юнәлешләре, ТР Тикшерү-хисап органы советы кысаларында муниципаль дәрәҗәдәге финанс тикшерүе органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру, Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы эше турында сөйләнде.

Красноярскидан килгән кунак шулай ук республикада кабул ителгән тышкы финанс тикшерүе стандартлары белән дә кызыксынды. Соңыннан Г.Тарасова ТР Хисап палатасы төзелеше, тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитика идарәләре эшчәнлеге белән танышты.

 

ФОТО

Документлар