17.05.2013

17 майда Суздаль шәһәрендә “Дәүләт секторы аудиты һәм яңа мәгълүмати технологияләр” темасына Тышкы финанс тикшерүе региональ органнарының европа оешмасы (ЕВРОРАИ) оештырган семинар узды.

Әлеге чарада ЕВРОРАИ Президенты Ральф Сейбике, Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин, Владимир өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Светлана Орлова, әлеге регионның Закон чыгаручы органы Рәисе Владимир Киселев, Австрия, Австралия, Германия, Испания, Нидерландия, Россия, Франция һәм Швейцариянең региональ хисап органнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Хисап палатасын семинарда Рәис урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте.

Семинарда катнашучылар “Тикшерелә торган органнарда мәгълүмати системалар аудиты” һәм “Тикшерүләр барышында ИТ-коралларны куллану”  темаларына карата гамәли үрнәкләр буенча фикер алышты.

Үз чыгышында Сергей Степашин Россия дәүләт финанс тикшерүе органнары эшчәнлеге практикасына хәзерге заман мәгълүмати технологияләрен кертү кирәклегенең соңгы вакытта кабул ителгән һәм якын киләчәктә тормышка ашырылачак кайбер институциональ карарлар белән бәйле булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, ул федераль контракт системасына бәйле закон кабул итүне, Дәүләт Думасы тарафыннан стратегик планлаштыру турында законны карауны, шулай ук “Россия Федерациясе Хисап палатасы турында” яңа Федераль закон кабул итүне искә төшерде. Сергей Степашин сүзләренчә, яңа закон Россиянең финанс тикшерүе буенча югары органының тикшерү вәкаләтләрен киңәйтеп кенә калмыйча, аудитның яңа – стратегик, контракт, проект, федераль мәгълүмати системалар һәм проектлар аудиты һ.б. төрләрен күз алдында тота. “Яңа мәгълүмати технологияләрне кертмичә әлеге яңалыкларны тормышка ашыру мөмкин түгел”, – дип ассызыклады ул.

Документлар