06.05.2013

6 майда эшлекле сәфәр белән Казанга Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин һәм Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Сергей Рябухин килде.

Аэропортта аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР  Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б.

Татарстан Президенты белән берлектә кунаклар 2013елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларын – күптән түгел ачылган Су спорт төрләре сараен һәм студентлар Уеннарының ачылу һәм ябылу тантанасы узачак төзелеп килүче “Казан-Арена” стадионына сәяхәт кылды.

“Казан-Арена”да Сергей Степашин эш барышы белән танышты. Бүгенге көндә объектта төп төзелеш эшләре тәмамланган, биналарны бизәү, төзекләндерү эше алып барыла.

РФ Хисап палатасы Рәисе Су спорт төрләре сараен югары бәяләде һәм 2015 елдагы дөнья чемпионаты һәм су спорт төрләре буенча башка ярышларның Татарстан башкаласында югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белдерде.

Сергей Степашин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан Җиңү Паркындагы Мәңгелек ут янына һәм Тол хатыннар, аналар истәлегенә ачылган һәйкәлгә чәчәкләр куйды

Студентлар уеннарының аерым объектларында булып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң Сергей Степашин РФ Хисап палатасы Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән берлектә Универсиадага әзерлек барышын һәрдаим тикшереп торганлыгын билгеләп үтте. “Ышандырып әйтә алам, Универсиада вакытында узачак, әзерлек график буенча бара, Универсиаданы ачу белән бәйле кайбер техник мәсьәләләр генә калды”, – диде ул.

Универсиадага бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерүгә нәтиҗә сентябрьдә ясалачак. “Хәзер үк әйтә алам, ниндидер җитди мәсьәләләр көтмим. Республика җитәкчелеге, Хөкүмәте без күрсәткән кимчелекләргә оператив рәвештә игътибар итә, һәм бу эш үз нәтиҗәләрен бирә”, – дип ассызыклады Россия Хисап палатасы Рәисе.

Ул шулай ук 19 мартта Россия Президенты тарафыннан кул куелган карар турында сөйләде. Әлеге карар буенча 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышында “Казан-Арена” стадионы проектын типлаштырылган проект сыйфатында куллану күзаллана. “Мәсьәлә бәясе – 15 млрд. сум тирәсе, ә Санкт-Петербургта, мәсәлән, 44 млрд. сумлык бәя игълан ителгән иде, – диде С.Степашин. – Һәм шуңа күрә без 2018 елгы дөнья чемпионаты узачак шәһәрләрдә яңа стадионнар проектларына бәяләмәләрне хәзер үк әзерли башлау турында карар кабул иттек. Үрнәк итеп сезнең футбол стадионы алыначак, һәм мин моның республика өчен яхшы билге булачагына ышанам”.

Татарстан Президенты, үз чиратында, Универсиадага әзерлек барышында РФ Хисап палатасы белән үзара хезмәттәшлек итү вакытында республика җитәкчелеге тарафыннан алынган уңай тәҗрибәне билгеләп үтте. “Системалы эшләү безне кирәкле барлык документацияне, хисапларны әзерләп баруга этәрде. Моннан тыш, Хисап палатасы бухгалтерлык хисабын гына тикшереп калмыйча, һәр объектның нәтиҗәлелеген дә карый, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Барлык спорт объектлары да план буенча эшли дип әйтә алам. Аларның кайберләре милли җыелма командалар, безнең Физик тәрбия академиясе өчен база булып тора”.

Аның сүзләренчә, бюджет чараларын нәтиҗәле куллану тәҗрибәсе башка республика программаларын тормышка ашырган чакта да, авыл клублары, спорт комплекслары, мәктәпләр, балалар бакчалары төзегәндә дә файдаланыла.

Көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР  Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән бергә Сергей Степашин Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгына сәяхәт кылды.

 

Зөядә “Зөя утрау-шәһәрчеге” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеена уникаль басма – Рәсемле тарихи-әдәби елъязмалар җыентыгын бүләк итү тантанасы узды. 24 томлык басманы Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин тапшырды.

“Без Иван Грозныйның 1556 елгы елъязмалар җыентыгы нөсхәсен утрауга китерергә вәгъдә биргән идек. Чөнки нәкъ менә биредә беренче мәртәбә Зөя атамасы телгә алына, – диде С.Степашин. – Әлеге басманың 15 нөсхәсенең берсен без музейга бүләк итәбез”.

Рәсемле тарихи-әдәби елъязмалар җыентыгы борынгы рус китап сәнгатенең шедевры булып тора. Җыентык Ивана IV катнашында 1560-80 елларда төзелгән, тик тәмамланмаган. 10 меңгә якын бит 16 меңләп миниатюра белән бизәлгән. Биредә дөнья яратылганнан алып (Библиягә таянып) Рим һәм Византиягә кадәр тарих, шулай ук 1114-1567 еллардагы рус тарихының мөһим чорлары сурәтләнә.

 

ФОТО (prav.tatarstan.ru сайтыннан)

 

Документлар