30.04.2013

30 апрельдә Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011-2012 елларга социаль-мәдәни, күпфункцияле үзәкләр һәм авыл клубларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтауга бүлеп бирелгән бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү нәтиҗәләре турында аудитор Азат Вәлиев сөйләде.

2011-2012 еллар эчендә авыл клубларын төзү һәм капиталь ремонтка Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслауның гомуми күләме 719,1 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән:

– 46 авыл клубын төзүгә – 458 743,8 мең сум;

– 21 авыл клубына капиталь ремонтлауга – 260 382,3 мең сум.

Тикшерү барышында башкарылган эшләрне кабул итү турындагы актлар буенча кабул ителгән эшләрнең гомуми күләме 2 191,9 мең сумга фактта башкарылган эшләргә туры килмәве (арттырып күрсәтелүе), бухгалтер исәбен алып бару тәртибен аерым бозулар, төзелеш һәм ремонт эшләренең техник җитешсезлекләре ачыкланды.

Хисап белән чыккан Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе башлыгы Рәшит Нуруллин БИТИ тарафыннан ачыкланган бозу һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча эш оештырылу турында хәбәр итте.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча мәгълүмат чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, күрсәтмә – Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә, тикшерү материаллары – Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелде.

 

ФОТО

Тулырак – “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

Документлар