30.12.2012

30 апрельдә Алексей Демидов рәислегендә узган Хисап палатасы Коллегиясендә 2011-2012 елларга Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасы бюджет чараларын куллануны һәм җирле бюджет үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

30 апрельдә Алексей Демидов рәислегендә узган Хисап палатасы Коллегиясендә 2011-2012 елларга Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасы бюджет чараларын куллануны һәм җирле бюджет үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Утырышта билгеләп үткәнчә, Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында район традиция буенча лидерлар рәтендә.

Тикшерелә торган чорда күп кенә макроикътисадый күрсәткечләр (тулаем региональ продукт, сәнәгать җитештерүе һәм инвестицияләр күләме, берәмтекләп сату әйләнеше) буенча бәя күләме арту күзәтелгән. Җитештерелгән продукциянең республиканың гомуми күләмендә чагыштырма авырлыгы 30% тәшкил итә. 2011 ел өчен район предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан – 376,7 млрд. сум, 2012 ел өчен 415,2 млрд. сумлык продукция җитештерелгән.

Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Әлмәт районы республикада 1 урында. 2012 елда хезмәт хакы 25,5 мең сум тәшкил иткән. Шулай ук район туучылар саны буенча да лидерлар рәтендә. Район һәм шәһәр халкы саны 200 мең чиген узып киткән.

Муниципаль бюджетта социаль тармакка чыгымнар ел саен 70%тан күбрәк өлешне тәшкил итә. Иң зур күләм “Мәгариф” бүлегенә туры килә.

Тикшерә торган чорда бюджетара трансфертлар 3,3 млрд. сум тәшкил иткән. Аудитор Илнур Мөбарәков әйтүенчә, әлеге чаралар тулы күләмдә тикшерелгән.

Тикшерү барышында 397,5 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Нәтиҗәдә 343,3 млн. сумлык бозулар кире кайтарылды һәм юкка чыгарылды. “42,7 млн. сумлык бозуны юкка чыгару хисабына бюджетны өстәмә рәвештә тулыландыру көтелә”, – дип өстәде аудитор.

Бозу һәм җитешсезлекләрнең сизелерлек күләме – 42,4 млн. сум – милек һәм җир кишәрлекләрен куллану һәм сату белән бәйле. Аудиторлар ачыклаган “штрафлар исемлегендә” – күчемсез милеккә хокукны дәүләт тарафыннан теркәү, эксплуатациядә булмаган унбер күчемсез милек объекты, алынмый калган муниципаль милек объектлары.

Муниципаль берәмлек казнасында 246 җылылык челтәре участогы һәм 268 салкын су белән тәэмин итү һәм канализацияләү челтәре участогы исәпләнә. Ләкин чынбарлыкта коммуналь инфраструктура объектлары “Әлмәт-Водоканал” ААҖ, “Әлмәт җылылык челтәре” ААҖ тарафыннан кулланыла. Шул ук вакытта милекне арендага, түләүчез куллануга яки уставлы капиталга кертем сыйфатында бирү башкарылмаган.

Муниципаль заказны тормышка ашырганда бозулар һәм җитешсезлекләр 10,9 млн. сум тәшкил итте.

Ревизорлар тарафыннан район башкарма комитетының янгын депосы төзүгә контракт буенча “Сатурн-Строй” ҖЧҖ тарафыннан чынбарлыкта башкарылмаган төзү-монтажлау һәм ремонт эшләре өчен акча түләү очрагы ачыкланган. Балалар өчен уен комплекслары китерү һәм урнаштыруга “Роста Групп” ҖЧҖ белән контракт буенча эшләр башкарылу турында актка 2012 елның декабрендә кул куелган. Ләкин тикшерү вакытында әлеге комплексларның “Автомобиль юллары шәһәр идарәсе” МУП территориясендә җыелмаган хәлдә сакланганы ачыкланды. Милекне саклау буенча килешү төзелмәгән.

Хисап палатасының дәгъвалары арасында – бюджет чараларын куллануның түбән нәтиҗәле булуы. Мәсәлән, республика бюджетыннан Әлмәттәге күпфункцияле үзәк бинасын капиталь ремонтлау өчен 4,7 млн. сум акча бүлеп бирелгәню смета 2001 ел бәяләре белән төзелгән. База бәяләрен агымдагы бәягә күчерү индексларын тиешле рәвештә кулланмау нәтиҗәсендә, “Формат” ҖЧҖ белән контракт беренчел арттырылган бәя буенча төзелгән. 

И.Мөбарәков билгеләп үткәнчә, районда учреждениеләр тарафыннан киләчәктәге чыгымнар өчен түләү практикалана, мәсәлән, киләсе ел чыгымнарын каплау өчен салым түләүләрен башкарылган исәпләүләрдән күбрәк күләмдә күчерү. Бу исә бюджет чараларын нәтиҗәсез куллануга китерә.

Тикшерү чарасы барышында шулай ук бухгалтерлык исәбе алып баруда да бозу очраклары ачыкланды.

Хисап белән чыгыш ясаган Әлмәт муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов хәбәр итүенчә, Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча чаралар планы расланган, ә бозуларга юл куйган хезмәткәрләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган. “Бухгалтерлык исәбендәге бозуларның зур өлеше – элементар игътибарсызлык һәм өлешчә наданлылык нәтиҗәсе. Һәр квартлар саен бухгалтерлар өчен өйрәтү семинарлары оештырачакбыз” – дип ышандырды Коллегия әгъзаларын М.Салихов.

Коллегия утырышында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Зарипов һәм Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов катнашты.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәгълүмат муниципаль берәмлек башлыгына, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына юлланды.

 

Документлар