28.03.2013

28 мартта Татарстан Республикасы Хисап палатасы 2010-2012 еллар өчен Татарстан Республикасы Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануын тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында аудитор Азат Вәлиев сөйләде. Ул Фондның эшчәнлегенең төп максаты булып энергия саклау, торак, җитештерү, коммуналь һәм социаль-мәдәни билгеләнештә булган объектларның инженер челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү өлкәсендә дәүләт функцияләрен тормышка ашыру торганлыгын хәбәр итте.

Үткәрелгән анализ ярдәмендә проект-эзләнү эшләренең бәясе күп кенә объектлар буенча төзү-монтажлау эшләре бәясенең 50%ыннан артып киткәнлеге ачыкланган.

8 объект буенча башкарылган эшләрнең бәясен гомумән алганда 2,3 млн. сумга арттырылган. Шулай, Иске Чүпрәле авылында суүткәргеч һәм канализация челтәрләре төзегән чакта проект тарафыннан каралган тимер-бетон плитәләр урынына киртә профильләнгән битләрдән төзелгән, ә КС-2 актлары һәм түләү бетон койма бәясе буенча башкарылган. Бәяне арттыру 678,7 мең сум тәшкил иткән. “Акчаны һичшиксез кире кайтарачакбыз”, – дип ышандырды Коллегия әгъзаларын Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов. Ул шулай ук тикшерү нәтиҗәләре буенча вазыйфаи бурычын тиешле рәвештә үтәмәгәннәре өчен “Татарстан Республикасының Инженер челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне саклау технологияләрен үстерү идарәсе” ААҖ генераль директоры Илшат Хөснетдиновка һәм КТИ баш инженеры Зөлфәт Гыймадиевка шелтә белдерелгәнлеге турында хәбәр итте.

Бозулар һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме 236 млн. сум тәшкил итә. Бозуларны юкка чыгару буенча 231 млн. сумлык чаралар күрелгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды” дәүләт казна учреждениясенә Хисап палатасының Күрсәтмәсе җибәрелде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында мәгълүмат – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, “Татарстан Республикасының Инженер челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне саклау технологияләрен үстерү идарәсе” ААҖ тикшерү йомгаклары турында мәгълүмат КТИ ААҖ Директорлары советына юлланды.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелде.

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә

ФОТО.

Документлар