28.03.2013

28 мартта Алексей Демидов рәислегендә узган Хисап палатасы Коллегиясендә 2011-2012 елларга Азнакай муниципаль районына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет акчаларын куллануны, җирле бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләрен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерелә торган чорда районның социаль-икътисади яктан үсешенең төп күрсәткечләрен анализлау нигезендә Хисап палатасы Рәисе А.Демидов үсешнең – аерым тармакларның һәм тулаем алганда район икътисадының уңай тенденцияләрен, кайбер күрсәткечләрнең уңай динамикасын билгеләп үтте. Мисал өчен, тулаем территориаль продукт күләме 2012 елда алдагы елга карта чагыштырма бәяләрдә 5,8%ка арткан. Район икътисадына инвестицияләр күләме 56,5%ка артып, 7,2 млрд. сум тәшкил иткән. Халыкның акчалата кереме (бер айга уртача) тикшерелә торган чорда 2,5 мең сумга, ягъни 24,3%ка арткан. Узган елда районда соңгы еллар эчендә беренче мәртәбә халыкның табигый үсеше күзәтелгән.

Хисап чорында бюджет профицит белән үтәлгән. Республика бюджетыннан җирле бюджетка кире кайтарылмый торган чараларның чагыштырма авырлыгы 2012 елда 37,2%ка кимегән һәм 445 млн. сум тәшкил иткән.

Аудитор Сергей Колодников мәгълүматлары буенча, бозулар һәм кимчелекләрнең гомуми суммасы 136,7 млн. сум тәшкил итә. Аларның төп өлешен (81 млн. сум) Хисап палатасы ревизия үткәргән барлык учреждениеләрдә дә табылган бухгалтерлык исәбен бозу очраклары тәшкил итә.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов аңлатканча, хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле, квалификацияле бухгалтерларны бюджет өлкәсендә “тотып” калу җиңел эш түгел, яхшылар “нефтянка”га һәм коммерция юнәлешенә китә. “Әлеге хәлне һәрдаим үткәрелә торган укыту семинарлары ярдәмендә чишәргә тырышабыз”, – диде ул.

Тикшерү чарасы барышында бозуларны юкка чыгару буенча гомуми күләме 127 млн. сумлык чара күрелде.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов катнашты.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Азнакай муниципаль районы Башлыгына мәгълүмат юллау турында карар кабул ителде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә җибәрелә.

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО.

Документлар