27.03.2013

27 мартта Казанда тикшерү-хисап органнары рәисләре һәм муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары ярдәмчеләре катнашында коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды.

Семинарда кереш сүз белән ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов һәм ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Федераль закон нгезендә коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән чараларда катнашу тышкы финанс тикшерүе органнарының төп вәкаләтләренең берсе булып тора. Шуңа күрә коррупциягә каршы торуга багышланган семинарларда даими рәвештә тикшерү-хисап палаталарының һәм тыңлаучы, һәм доклад сөйләүче сыйфатында катнашуы акланып кына калмый, ә законга ярашлы була, – диде А.Демидов.

            Ачыкланган бозулар мәҗбүри рәвештә сәбәп һәм аларны кылу шартларына карата тикшерелергә тиеш, – диде алга таба Хисап палатасы Рәисе. – Закон таләпләрен дөрес итеп башкармау күп очракта формаль хата яки башкаручыларның тиешле күләмдә квалификациягә ия булмавы нәтиҗәсе генә түгел, ә күп очракта вазыйфаи затларның шәхси файда алу өчен аңлы гамәле белән аңлатыла.

Финанс-бюджет өлкәсендәге һәм милек белән идарә итүдәге бозуларны кисәтү максатында Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы тарафыннан түбәндәгеләр эшләп чыгарылган:

            Финанс тикшерүе органнары тарафыннан бозулар һәм җитешсезлекләрне анализлау һәм системага салу буенча Бәяләмә;

            Бозулар классификаторы – тикшерелә торган оешмалар өчен үзенә күрә “тыелган эш-гамәлләр белешмәлеге”;

            Бюджет чараларыннан, дәүләт (муниципаль) милектән файдаланганда коррупция куркынычын ачыклау буенча методик тәкъдимнәр.

Әлеге документлар эшчәнлекләрендә куллану өчен барлык муниципаль берәмлекләргә юлланды.

А.Демидов сүзләре буенча, нәтиҗәләре кирәк булган һәм җирле үзидарә органнары, муниципаль берәмлекләр Башлыклары ягыннан кызыксыну булган шартларда гына муниципаль дәрәҗәдә тышкы финанс тикшерүе нәтиҗәле булачак. Финанс тикшерүен оештыру керем чыганакларын максималь рәвештә мобилизацияләүгә һәм бюджет чараларын рациональ рәвештә куллануга ярдәм итәргә тиеш.

Дәүләт финанс тикшерүе органнары тарафыннан ачыклана торган бозулар һәм җитешсезлекләрне анализлау һәм системага салу нәтиҗәләре, чараларны кулланган чакта коррупцион факторларны һәм куркынычларны ачыклау турында үз чыгышында Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков сөйләде.

Семинарда катнашучылар каршында шулай ук ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе, ТР Прокуратурасы, юстиция министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы, Казан мэриясе вәкилләре һ.б. чыгыш ясады.

ФОТО

 

 

 

 

 

 

 

 

Документлар