15.03.2013

15 мартта Казан ратушасында РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев җитәкчелегендә Идел буе федераль округы регионнары прокурорлары өчен тарих һәм архитектура һәйкәлләрен саклау турында законның үтәлешенә күзәтчелек, шулай ук оештырылган җинаятьчелек һәм коррупциянең икътисади җирлеген юкка чыгаруга багышланган семинар узды.

Семинар эшендә шулай ук ТР Президенты Рустәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнашты.

ТР Хисап палатасының «Тикшерү материалларын тормышка ашырганда хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итүне оештыру»га багышланган докладында республика тикшерү-хисап органнарының ТР Прокуратурасы һәм муниципаль дәрәҗәдәге прокуратура органнары белән актив хезмәттәшлек итүе билгеләп үтелде.

ТР Хисап палатасы һәм республика Прокуратурасы арасында Тикшерү материалларын тормышка ашырганда һәм уртак тикшерү чаралары уздырганда үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзелде. Билгеләнгән тәртип буенча барлык тикшерү чаралары материаллары ТР Прокуратурасына җибәрелә. Әлеге материаллар муниципаль берәмлекләрдәге прокуратура органнарына ирештерелә. Үз чиратында, шәһәр һәм районнар прокурорлары тарафыннан күрелгән барлык чаралар буенча мәгълүмат Хисап палатасына юллана. Квартал саен күрелгән чаралар турында мәгълүмат чагыштырыла.

Хисап палатасы тикшерүләре нәтиҗәләре буенча прокуратура органнары тарафыннан 2011-2012 елларда 78 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 7 җинаять эше ачылган.

Әлеге вакытка республика шәһәр һәм районнары прокурорлары тарафыннан башкарма хакимият органнары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре адресына бюджет законнарын бозу очракларын юкка чыгару турында 92 күрсәтмә кертелгән.

Барлык муниципаль район һәм шәһәр округларында тикшерү-хисап палаталары һәм прокуратура органнары арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелгән. Барлык тикшерү чаралары материаллары прокуратураның район органнарына җибәрелә. 2012 елда муниципаль тикшерү-хисап палаталары тарафыннан 94 тикшерү чарасы һәм 27 уртак тикшерү үткәрелгән.

ФОТО (www.prav.tatar.ru сайтыннан)

Документлар