14.03.2013

14 мартта Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тарафыннан балалар йортлары, махсус (коррекцияләү) белем бирү учреждениеләре һәм санатория тибындагы учреждениеләр директорлары катнашында уздырылган киңәшмәдә катнашты.

14 мартта Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тарафыннан балалар йортлары, махсус (коррекцияләү) белем бирү учреждениеләре һәм санатория тибындагы учреждениеләр директорлары катнашында уздырылган киңәшмәдә катнашты.

Үз чыгышында Сергей Колодников бюджет законнарын бозу очракларына игътибар бирде һәм ТР Хисап палатасы тарафыннан күптән түгел үткәрелгән республиканың махсус (коррекцияләү) мәктәп-интернатлары эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү барышында табылган төп проблемаларны күтәрде.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, махсус (коррекцияләү) мәктәпләре, балалар бакчалары һәм интернат мәктәпләр биналарын капиталь ремонтлау проблемалары аеруча кискен тора. Әлеге учреждениеләрнең хәле бүген җитди кайгыртучанлык таләп итә, күзәтчелек органнары кисәтүләрен һәм таләпләрен юкка чыгура өчен чаралар җитми. Хисап палатасы тарафыннан балалар йортларының төп чараларының 60%ка якыны тузган хәлдә һәм капиталь ремонтлау буенча кичектергесез эшләр үткәрүне таләп итү мәсьәләсе ачыкланды. «Аеруча куркыныч очраклар турында кичектермичә хәбәр итәргә кирәк. Мәсьәләне тиз арада хәл итүгә булышачакбыз», – дип ассызыклады Э.Фәттахов.

Киңәшмәдә катнашучылар 2013 елда учреждениеләрне капиталь ремонтлау республика программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Мондый төр программа 7 коррекцияләү мәктәбендә башланган инде. Энгель Фәттахов барлык ремонт эшләренең дә вакытында тәмамлау кирәклеген билгеләп үтте. 

ФОТО

Документлар