05.03.2013

5 мартта Алексеевск районы Кызыл Баран авылында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, республика һәм район күләмендә казанышларга ия хатын-кызларны котладылар.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы җитәкчелеге һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырылган бәйрәм концертына якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә чакырылган иде.

Бөек Ватан  сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләдәге аналар, районның социаль тармагында эшләүче хезмәткәрләр – барлыгы 40 хатын-кыз аерым хөрмәткә һәм бүләкләргә лаек булды.

Хисап палатасы чакыруы буенча хатын-кызларны котлау өчен Казаннан Татарстан Республикасының халык артисты Равил Харисов, ТР атказанган артистлары Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов, Николай Коновалов, шулай ук «Фәридә-Алсу дуэты» һәм концертны алып баручы – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гүзәл Мостафина кайтты.

          Тамашачылар артистлар чыгышын җылы кабул итте һәм бик озак вакыт өйләренә таралышмый торды.

ФОТО

Документлар