Аудитор Илнур Мөбәрәков хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында гомуми күләме 2,7 млн. сумлык финанс бозулар ачыкланды. Иң зур чагыштырма авырлык бухгалтерлык исәбенә туры килә – 1,5 млн. сум. 2,5 млн. сум күләмендә бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрелде.
Коллегия утырышында хисап белән «Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге» ССДАУ директоры Владимир Шерпутовский чыгыш ясады. Мәсьәлә буенча фикер алышуда Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин катнашты.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенә ачыкланган бозуларны юкка чыгару һәм киләчәктә бюджет законнарын бозуны булдырмау буенча чаралар күрү өчен Күрсәтмә бирергә карар кылынды.
Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына мәгълүмат юлланды.
Тикшерү материалары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.