01.03.2013

1 мартта Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов җитәкчелегендә узган утырышында 2011-2012 елларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус (коррекцияләү) мәктәп-интернатлары эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләренә багышланган мәсьәлә каралды.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында аудитор Сергей Колодников сөйләде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җыелма сметасы буенча республика бюджеты чаралары хисабына тотыла торган 31 коррекцияләү мәктәп-интернатның 18ендә тикшерү үткәрелде. Бозуларның гомуми күләме 146,7 млн. сум тәшкил итте. Учреждениеләрдә тикшерүләр барышында ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча 126,4 млн. сум күләмендә чаралар күрелде.

Табылган бозулар арасында күп урынны бухгалтерлык исәбен бозу тәшкил итте. Әлеге төр бозулар күп очракта Мәгариф һәм фән министрлыгы ягыннан ведомство эчендә тикшерүнең тиешле дәрәҗәдә булмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Шулай, тикшерелгән коррекцияләү учреждениеләрендә министрлыкның ревизия хезмәте тарафыннан тикшерү чаралары 2006 елдан бирле уздырылмаган.

Бюджет чараларын нәтиҗәсез куллану гомумән алганда 16 млн. сум тәшкил итә. Бу күп очракта энергия ресурсларын нормадан тыш сарыф итүгә бәйле. Төп сәбәп – интернат-мәктәп биналарының техник хәле канәгатьләнерлек булмау. Аларның күп өлеше капиталь ремонтка мохтаҗ. 

Мисал өчен, тузган хәлдә булу сәбәпле, Бөгелмә коррекцияләү мәктәбенең барлык биналарында да диярлек тәрәзәләр ачылмый. Мәктәп остаханәләре бинасы 1917 елда төзелгән. Эчке яктан да, тыштан да бина диварларында ярыклар бар, эчке диварларның кирпечләре өлешчә коелган. 1956 елда төзелгән ашханә бинасында канализация һәм җылыту системасына капиталь ремонт таләп ителә.

2012 елда бюджет чаралары хисабына 5 (4 – Казанда, 1 – Лаешта) коррекцияләү мәктәбендә гомуми бәясе 254 млн. сумлык ремонт ясалды. Тикшерү барган вакытта башкарылган эш акты һәм ремонтлау объектын алу-бирү актларына кул куелмаган иде. Лаеш коррекцияләү мәктәбен тикшерү барышында ремонттан соң аерым йокы бүлмәләрендә, актлар һәм спорт залларында, музыка һәм технология кабинетларында температураның +12 градус, ә бу нормадан 8 градуска түбәнрәк дигән сүз, тәшкил итүе ачыкланды. Нәтиҗәдә агымдагы уку елында әлеге биналар кулланылмый.

Моннан тыш, тикшерү материалларында балаларны йокы бүлмәләре, шулай ук медикаментлар, баланслы булмаган азык продукталары, мебель, мәктәп җиһазлары белән начар тәэмин итүгә бәйле җитешсезлекләр билгеләп үтелде.

Шулай, тикшерелгән учреждениеләрнең дүртесендә (Лаеш, Болгар, Нурлат һәм Казанның 4 номерлы интернат-мәктәбе), гамәлдәге Санитария кагыйдәләрен бозып, аерым йокы бүлмәсендә дүрттән артык бала йоклый. Билгеләнгән Стандартны бозып, яшәүче балаларны йокы бүлмәсендәге мәйдан белән тәэмин итү фактта нормативка (бер кешегә 4 кв. метр) җитми. Мәсәлән, Нурлат интернатында әлеге күрсәткеч 2,4 кв. метр тәшкил итә, йокы бүлмәләрендә урындык һәм тумбочкалар җитми.

Хисап белән чыгыш ясаган Мәгариф һәм фән министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова агымдагы елда 7 интернат-мәктәпне ремонтлау планлаштырылганлыгы турында хәбәр итте. Ә, гомумән алганда, коррекцияләү учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү өчен 1 млрд. сумга якын акча кирәк. Моннан тыш, министрлыкта эчке аудит хезмәте булдыру турында мәсьәлә карала.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы урынбасары Ренат Гайнетдинов катнашты. Ул бозуларның төп өлеше бухгалтерлык исәбен алып баруга бәйле булуга игътибар итте. Аның сүзләре буенча, бухгалтерларның югары квалификациягә ия булмаулары, кадрларның еш алмашынып торуыннан чыгып, министрлыкка, бәлки, әлеге тармакны аутсорсингка күчерү турында уйларга кирәк.

Министр урынбасары Э.Нигъмәтҗановага карап, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов: «Һичшиксез, балалар өчен элементар тору һәм уку шартлары булмау, ашау нормаларын бозу булырга тиеш түгел һәм министрлык ягыннан кичекмәстән аерым оператив чаралар күрү таләп ителә. Хисап палатасы бүгенге көндә килеп чыккан хәлне төзәтү һәм тәртип ясауны контрольдә тотачак», – диде.

 Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Коллегия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына ачыкланган бозу һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Күрсәтмә юлларга карар кылды.

Тиешле мәгълүмат шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш тармагында күзәтчелек буенча федераль идарәнең ТР буенча идарәсенә һәм ТРда Балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкилгә юлланды.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

ФОТО

Документлар