22.02.2013

22 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт советында ТР Хисап палатасы тарафыннан оештырылган “Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә милли ресурсларны куллануга стратегик аудит” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе узды.

Хисап палатасы хезмәткәрләре белән бергә әлеге чарада республика муниципаль тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе, Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре катнашты.

ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чакыруы буенча РФ Хисап палатасының Системалы анализ Дәүләт ФТИ директоры Юлия Крохина һәм РФ Хисап палатасының баш инспекторы Виктор Омельченко конференциянең спикерлары булды.

Юридик фәннәр докторы, профессор Ю.Крохина үз чыгышында бюджет законнары үзгәргән чорда тышкы финанс тикшерүе органнары каршында торган яңа бурычлар турында тулырак тукталды.

Россия Федерациясенең күп кенә закон актлары, шул исәптән тикшерүнең җитәкчелек принциплары Лима Декларациясе дә, халыкара хокук нормаларына туры китерелә. Шулай, РФ Бюджет кодексыны кертелгән үзгәрешләргә нигезләнеп, җаваплылык бюджет чараларын төп кулланучыларга күчә, дип билгеләп үтте Ю.Крохина. Хәзер алар бюджет чараларын максатчан куллану өчен генә түгел, ә аларны нәтиҗәле һәм сакчыл файдалану өчен дә җавап бирәчәк.  Моңа бәйле рәвештә, эчке тикшерү хезмәтләренә эчке аудит хезмәте өстәләчәк. Үз чиратында, алар белән эчке финанс тикшерүе органнары тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш булачак.

Хисап палаталары эшчәнлеген бәяләүгә карата өстәмә критерий – финанс бозуларын кисәтү барлыкка килә. Ягъни ревизорлар бюджетны максатчан куллануны тикшереп, финанс дисциплинасын бозу очракларын ачыклап, шуларны юкка чыгару буенча чаралар күреп кенә калмый, ә мондый төр бозуларны кисәтергә тырышырга тиеш. Ә хисап палаталарын бозучыларны административ рәвештә җәзага тарта алу хокукы аларның эш нәтиҗәлелеген арттыруга мөмкинлек бирәчәк.

Техник фәннәр докторы, профессор Виктор Омельченко чыгышы милли ресурсларны куллануга стратегик аудитның теоретик һәм гамәли аспектларына багышланды.

Бу – яңа, эчтәлеге ягыннан тагын да катлаулырак тикшерү төре. Аның фокусында зур дәүләт программалары һәм системалы реформалар нәтиҗәләре, гомумән алганда, хөкүмәтнең икътисади сәясәте нәтиҗәләре ята. Омельченко сүзләренчә, стратегик аудит максатлары һәм эчтәлеге ресурс сыешлыгы һәм ресурс белән тәэмин ителеш, стратегик бурычларны тормышка ашыру буенча башкарма хакимият нәтиҗәлелеге ягыннан аларны тормышка ашыра алуны һәм нәтиҗәлелеген күз алдында тота.

Шуңа күрә аудитның әлеге төре анализның киңрәк вакыт аралыгын: 1-3 ел түгел, ә 5-8 елны күзаллый.

Моңа бәйле рәвештә, тикшерү-хисап органнары эшен планлаштыру һәм оештыруга да – тулаем бюджетны кертеп, тикшерү объектларын планлаштырудан проектларны һәм программаларны аудитлауны планлаштыруга да таләпләр үзгәрә.

– Без яңа методиканы үзләштерү процессында үрнәк укучылар булырга тырышабыз. Стратегик аудитның аерым элементларын быел ук файдаланып карарга планлаштырабыз, – диде конференция азагында ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. Ул шулай ук конференция барышында алынган мәгълүматның муниципаль дәрәҗәдәге тикшерүчеләр өчен, шул исәптән нәтиҗәлелек аудитлары әзерләгән чакта һәм аналитик эшчәнлектә бик файдалы булачагын билгеләп үтте.

Документлар