04.10.2012

4 октябрьдә Казанда видеоконференция режимында муниципаль район һәм шәһәр округлары тикшерү-хисап органнары, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында төзелгән һәм эшли торган дәүләт һәм муниципаль заказларны урнаштыру буенча бердәм комиссияләр эшен оештыру турында практик семинар-киңәшмә булып үтте.

Биредә муниципаль берәмлекләр хисап-тикшерү органнары рәисләре, дәүләт һәм муниципаль заказларны урнаштыру буенча бердәм комиссияләр  әгъзалары катнашты. Өйрәтү характерындагы семинарны үткәрү “Товарлар китерү, эшләр башкару, дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен хезмәт күрсәтү турында” 94-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен белгечләргә аны детальле аңлату кирәклеге белән бәйле, чөнки дәүләт һәм муниципаль заказларны урнаштыру буенча бердәм комиссияләр эшчәнлегендә хокук саклау һәм тикшерү органнары законны бозулар табалар.

Семинарда Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев  үзенең чыгышында муниципаль берәмлекләр тикшерү- хисап органнары эшен оештыру, бюджет һәм финанс – хуҗалык эшчәнлегендә тикшерү чараларын үткәрү барышында коррупция хәвефен ачыклау мәсьәләләренә тукталды.

Тыңлаучылар алдында шулай ук ТР Финанс министрлыгының казначылык департаменты, ТР Прокуратурасы, ТР буенча Федераль хезмәте Идарәсе, “ТР Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара бәйләнешләр  буенча агентлык ” ДУПы  вәкилләре чыгыш ясады.

Документлар