08.06.2026

8 июньдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 21 нче утырышында депутатлар Татарстан Хисап палатасы аудиторлары Илнур Мөбарәков һәм Александр Якуповны яңа 6 елга яңадан билгеләп куйдылар.

Ике аудиторның вәкаләтләре срогы узу сәбәпле, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тарафыннан кертелгән кандидатларны Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин тәкъдим итте.
Ул Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының тәкъдим ителгән кандидатураларны каравын һәм бертавыштан хуплавын хәбәр итте. Алар кануннарда каралган барлык квалификация таләпләренә җавап бирәләр, финанс тикшерүе өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия һәм барлык кирәкле килештерүләрне алдылар дип белдерде ул.
Илнур Мөбарәковның хезмәт эшчәнлегенең гомуми стажында 22 ел – Татарстан Хисап палатасы аудиторы вазифасында тышкы дәүләт финанс контроле өлкәсендәге эш. Александр Якуповның хезмәт эшчәнлегендәге 20 елдан артык вакыт Татарстан Хисап палатасында эшләү белән бәйле, шуларның алты елы – аудитор вазыйфасында.
Илнур Мөбарәков һәм Александр Якупов кандидатуралары парламентарийлар тарафыннан хупланды, алар аудиторларны бертавыштан 6 еллык вакытка расладылар.



Фоторепортаж: Заседание Государственного Совета Республики Татарстан VII созыва (08 июня 2026 г.)


Документлар