Татарстан Хисап палатасы Зәй муниципаль районында 2023-2024 елларда һәм 2025 елның 9 аенда бюджет акчаларының, дәүләт һәм муниципаль милекнең ничек кулланылуын тикшерде.
Тикшерү чарасы барышында гомуми күләме 6,6 млрд сумлык акча тикшерелде. 121 млн. сумлык хокук бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды, аларның 95% ы юкка чыгарылырга тиеш дип ышандырды район башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин Хисап палатасы Коллегиясе утырышында.
Хокук бозуларның төп күләме бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыкны алып бару белән бәйле (100 млн сумга якын). Әйтик, Зәй шәһәр Башкарма комитетының бухгалтерлык хисабы буенча Зәй шәһәренең маневрлы торак фондын тәшкил итүче 31 күчемсез милек объектының (фатирлар, бүлмәләр) 20 млн сумнан артык күләмдәге кадастр бәясе күрсәтелмәгән.
Үз хисабында аудитор Сергей Колодников шулай ук Гулькин һәм Бохарай авыл җирлекләрендә гомуми бәясе 1,3 млн сум булган ике скважина җайланмаларын нәтиҗәле файдаланмауны билгеләп үтте. 2023-2024 елларда сатып алынган җиһазлар, беренче очракта – гражданнарның үзара салым акчалары, икенче очракта республика бюджетыннан грант акчалары хисабына алынган һәм тикшерү вакытында монтажланмаган һәм эшләми.
– Хисап палатасы кисәтүләре нигезле, хәзер бу җиһаз буенча аны тулы куәткә эшләтеп җибәрү өчен көйләү эшләре алып барыла, – дип аңлатты Петр Уразайкин.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Зәй муниципаль районы башлыгы адресына тәкъдим җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырылды.