24.12.2025

23 декабрьдә Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге коллегиясе Минзәлә муниципаль районында 2023-2024 елларда һәм 2025 елның 9 аенда бюджет акчаларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Хисап палатасы анализлаган чорда район бюджеты керемнәрендә бюджетара трансфертлар өлеше 3 млрд 272 млн сум яки 70% тәшкил иткән. Тикшерелгән акчаларның гомуми суммасы 4,5 млрд сум тәшкил иткән. Гомумән алганда, әгәр дә бик зур «дегет кашыгы» булмаса, район учреждениеләрендә һәм оешмаларында финанс дисциплинасын канәгатьләнерлек дип танырга мөмкин булыр иде дип саный аудитор Александр Якупов: ачыкланган хокук бозуларның гомуми күләменнән (382,4 млн сум) иң зур өлеше – 357 млн сум – муниципаль милек белән идарә итүгә бәйле өлешләргә туры килә.
Мисал өчен, Минзәлә районы һәм Минзәлә шәһәре казнасында исәпләнүче 327 млн сумлык су белән тәэмин итү челтәрләре «Коммуналь челтәрләр» ҖЧҖ карамагында килешүле мөнәсәбәтләр төземичә генә файдалануда. Шулай ук «Чиста шәһәр» ҖЧҖ өч тракторны һәм аларга эленгән асылмалы җайланмаларны түләүсез, ягъни бушлай эксплуатацияләгән. Техника районның өч җирлегендә республика бюджетыннан авыл җирлекләренең тормышны тәэмин итү объектларының матди-техник базасын ныгытуга алынган грант акчалары хисабына сатып алынган. Тракторлар коммерция оешмасына конкурслар яки аукционнар үткәрмичә генә тапшырылган.
Муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов аңлатканча, «Коммуналь челтәрләр» предприятиесенең 100% акцияләре башкарма комитетныкы. Район казнасы составында инженерлык инфраструктурасының 29 объекты (суүткәргеч, канализация, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре) бар. Аларны рәсмиләштерү эше эзлекле алып барыла һәм 2027 ел ахырына бердәм милек комплексы рәвешендә тапшыру планлаштырыла.
– Нурлатта концессион килешүләрне төзү формасын таптылар. Сезгә дә коммуналка буенча концессиягә чыгарга кирәк, – диде Алексей Демидов.
– Әйе, шул юлдан барабыз, – диде район җитәкчесе.
Җир ресурслары белән эш итүне тикшерү шулай ук кишәрлекләрдән шартнамә мөнәсәбәтләре төземичә файдалану һәм аренда түләве күләмен дөрес исәпләмәү фактларын ачыклады дип хәбәр итте аудитор Александр Якупов.
Шулай, законнар нигезендә геологик эшләр башкару өчен нефть компанияләренә җир кишәрлекләре сату-алу үткәрмичә генә бирелгән. Өстәвенә, аренда түләве күләмен исәпләү өчен коэффициент дөрес билгеләнмәгән: кишәрлекләрнең кадастр бәясеннән 2% урынына 1,5% коэффициенты кулланылган. Шул рәвешле, анализлана торган чорда муниципаль бюджет 1,5 млн сум түләүләрне алып җиткермәгән.
Бу хатаны, Айдар Сәлахов сүзләренчә, район хакимияте тиздән төзәтергә ниятли: депутатлар 2% күләмендә коэффициент билгеләү мәсьәләсен киләсе ел башында караячак.
Район бюджетыннан чирек миллионга якын керем Минзәлә елгасы ярында көймәләр кую урыны оештырган эшлекле шәхси кешеләр белән җир кишәрлеген арендалау килешүе булмау сәбәпле «йөзеп киткән». Һәм, җир кишәрлеген арендалау килешүе булган очракта, җирле казна ел саен тагын 430 мең сум тирәсе ала алган булыр иде. Анда шәхси милектә булган күчемсез милек объектлары урнашкан. Куллануның рөхсәт ителгән төре – «кибетләр өчен». Әмма биналарның милекчесе тарафыннан участокны арендалау килешүе төзелмәгән.
Хисап палатасы ревизорларының шәхси җир кишәрлекләренә карата да кисәтүләре барлыкка килде. Мәсәлән, «Кама таңнары» ҖЧҖ милкендә «сәнәгать җирләре» категорияле кишәрлекләр бар. Шул ук вакытта аларны куллануның рөхсәт ителгән төре «авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен» дип атала. «Коры калдык»та исә кишәрлекләрнең кадастр бәясе һәм җир салымы ставкасы түбән булуы ачыклана. Авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен бу – 0,3%, ә сәнәгать җитештерүе өчен – 1,5%. Милекче җирләрне кишәрлектә нефть чыгару эшен җәелдергән «РИТЭК» ҖЧҖнә арендага биргән.
Тикшерү барышында ачыкланган җир ресурслары белән тиешенчә эш итмәү фактлары буенча бюджетка килеп җитмәгән акчалар суммасы 6,2 млн сум тәшкил итте.
Муниципалитет тарафыннан тышкы яктырту системаларын ремонтлау эшенә башлангыч бәяләр базардагы вәзгыятьне исәпкә алмыйча формалаштырылган дип саныйлар Хисап палатасында. Әйтик, 2024 елда яктырткычлар өчен җирле бюджеттан 15 172 сумнан түләнгән, ә чынбарлыктагы бәясе 4 582 сум булган. Кыйммәтләнүнең гомуми күләме 2,3 млн сум тәшкил иткән.
Фикер алышу азагында район башлыгы ачыкланган хокук бозулар суммасының 94% ы юкка чыгарылырга тиешлеген хәбәр итте.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан муниципаль берәмлек башлыгына тәкъдим җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырылды.

Документлар