18 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников Татарстан Республикасы вазыйфаи бурычларына коррупциягә каршы торуда катнашу кергән дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа кысаларында КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә лекция укыды.
Сергей Колодников Хисап палатасының Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы кысаларында финанс-бюджет өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыручы башка дәүләт структуралары, күзәтчелек органнары һәм хокук саклау органнары белән һөнәри хезмәттәшлеге турында сөйләде.
– Республикада бюджет процессын гамәлгә ашыруның барлык дәрәҗәләрендә финанс-бюджет дисциплинасының тиешле дәрәҗәсен тәэмин итү өчен үткәрелә торган чаралар комплексының уңай нәтиҗәләренә һәм көн саен башкарыла торган эш нәтиҗәләренә ирешү бары тик кызыксынган якларның үзара төгәл хезмәттәшлеге булганда гына мөмкин, – дип, ул Россиядә хезмәттәшлекнең мондый формасы беренче тапкыр нәкъ менә безнең республикада оештырылганын билгеләп үтте һәм мондый хезмәттәшлекнең Татарстан Республикасының үзенә күрә «ноу-хау» булуын аерым ассызыклады.
Докладның төп өлеше республиканың төрле министрлыкларында һәм ведомстволарында, шулай ук республика муниципаль районнарында күчмә комплекслы тикшерүләр вакытында Татарстан Республикасы Хисап палатасы үткәрә торган бюджет акчаларыннан, дәүләт һәм муниципаль милектән максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерү барышында ачыкланган хокук бозуларны кисәтүгә багышланган иде.
Аудитор үз докладында тикшерү чаралары уздырганда Хисап палатасының инспектор составы тарафыннан ачыкланган иң типик хокук бозулар буенча күпсанлы конкрет мисаллар китерде, бу мәгълүматны аудиториягә аңлаешлы итеп җиткерергә мөмкинлек бирде.