11.11.2025

10 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасында кунаклар – Луганск Халык Республикасы Хисап палатасы һәм Брянск өлкәсе Тикшерү-хисап палатасы җитәкчеләре Павел Моратов һәм Ольга Павлова җитәкчелегендәге делегацияләрне каршы алдылар.

– Тере аралашуны цифрлы аралашу белән алмаштырып булмый, турыдан-туры профессиональ диалог һәрвакыт зур практик әһәмияткә ия. Тәҗрибә алмашуны хәзер уңышның яңа валютасы дип атыйлар. Бу мәгънәдә барыбызга да баерак булырга телим! – дип сәламләде хезмәттәшләрен Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов.
Татарстан Хисап палатасы белән танышу аның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында презентациядән башланды.
Эшчәнлек чорында 932 тикшерү чарасы үткәрелгән, 8157 объектта тикшерү үткәрелгән, 48 млрд сумлык чаралар күрелгән һәм бюджетка кире кайтарылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 45 җинаять эше кузгатылган.
Аннары аудитор Илнур Мөбарәков Татарстан Хисап палатасының үз эшен автоматлаштыру һәм цифрлаштыру юлында ясаган адымнары турында сөйләде. Бу юнәлеш барлык тикшерү-хисап органнары өчен өстенлекле булып тора. Экспертиза һәм методология идарәсе җитәкчесе Лариса Мансурова экспертиза-аналитика эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Кунаклар әйтүенчә, очрашу барышында ишеткән күп кенә моментларны, шул исәптән дәүләт программалары аналитикасы һәм цифрлаштыру буенча эшчәнлекне алар «карандашка алганнар».
Татарстан күп еллар дәвамында дәүләт идарәсен, шулай ук башка өлкәләрне цифрлы үстерү буенча алдынгы регионнар рәтендә тора. ЛХР һәм Брянск өлкәсендәге хезмәттәшләр дә, Татарстан фән шәһәрчеге булган Иннополис һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта булганда, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган цифрлаштыру процесслары темасына тирәнрәк керергә мөмкинлек алдылар.



Фоторепортаж: Визит делегации Счетной палаты Луганской Народной Республики и Контрольно-счетной палаты Брянской области во главе с их руководителями Павлом Муратовым и Ольгой Павловой (10-11 ноября 2025 г))


Документлар