28-30 июльдә Улан-Удэда Татарстан Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев һәм аудитор Илнур Мөбарәков Россия тикшерү-хисап органнарының Федерациясе Хисап палатасы каршындагы ТХО Советы эше планы нигезендә узган тышкы дәүләт финанс тикшерүен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәсендә катнаштылар.

Бурятия Республикасы Хисап палатасы тарафыннан оештырылып Байкалның матур урыннарында узган конференция кысаларында тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлегендә мәгълүмати системаларны кертү һәм куллану буенча тәҗрибә уртаклашу булды. Чарада катнашучылар тикшерү-хисап органнары эшчәнлегендә мәгълүмати иминлек, федераль һәм төбәк мәгълүмат системалары ресурсларыннан файдалану һәм алар белән интеграцияләү мөмкинлекләре, шулай ук регионнарда закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Тышкы дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүе органнары эшчәнлеген автоматлаштыру өчен мәгълүмат системаларын эшләүчеләр үзләренең цифрлы продуктларын тәкъдим иттеләр.
Аудитор Илнур Мөбарәков Татарстан Хисап палатасының тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлегендә заманча федераль һәм төбәк мәгълүмат системаларын куллану тәҗрибәсе, Находка-КСО МС программа продуктлары белән эшләү турында доклад белән чыгыш ясады.