17 июньдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов республика Прокуратурасы чакыруы буенча шәһәр, район һәм махсуслашкан прокуратура хезмәткәрләре өчен “Дәүләт граждан, муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре” семинарында чыгыш ясады.
Аудитор доклады бюджет акчаларын сарыф иткәндә финанс бозуларны ачыклау буенча Хисап палатасының гамәли тәҗрибәсенә багышланган иде. Александр Якупов конкрет мисалларда тикшерү чаралары барышында ачыклана торган һәм коррупция куркынычларына ия типик хокук бозулар турында сөйләде. Бу – бюджет акчаларын максатчан тотмау, вазыйфаи затлар тарафыннан кабул ителгән үтәлмәгән яки өлешчә башкарылган эшләр һәм башкалар.