Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре ярдәме белән җыелган акчага Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре янындагы фронт яны һәм фронт зонасында урнашкан Татарстан Республикасы хәрби хезмәткәрләренә гуманитар ярдәм әзерләнде.
Аны Дебальцеводагы «Алга» исемле батальон сугышчыларына Татарстанның ЛХРда шефка алынган шәһәрләре кураторы, Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин китерде.
Бу акциягә Хисап палатасы шефлык күрсәтә торган оешмалар да кушылды: сугышчыларга адреслы ярдәм белән бергә балалар хатлары һәм рәсемнәр, шулай ук Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр тарафыннан тегелгән маскировка челтәрләре тапшырылды.
Видеомөрәҗәгатьтә Фәнил Әһлиуллин Хисап палатасы рәисе Алексей Демидовка һәм бөтен коллективка рәхмәт белдерде:
«Хөрмәтле Алексей Иванович, Татарстан Республикасы Хисап палатасындагы кадерле коллегалар! Бүген без чираттагы визит белән «Алга» исемле батальон янына килдек. Сездән адреслы ярдәм – радиостанцияләр, пауэрбанкалар тапшырабыз. Сезгә күрсәтелгән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Гуманитар йөкне исемле батальон вәкилләре кабул итте. Алар арасында – Әлки районыннан Россия Герое Раил Габрахманов. Сугышчылар шулай ук Татарстан Хисап палатасы коллективына гуманитар ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.
«Җиңү безнең якта булачак! Без булдырабыз!» – дип нәтиҗә ясады аларның берсе.