25 декабрьдә региональ ТХСО өчен «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашыру аудиты, шулай ук дәүләт идарәсе системасының аерым аспектлары» дигән темага видеоконференция үткәрелде.
Россия Хисап палатасының Дәүләт идарәсе аудиты департаменты 2026 елга кадәр контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген камилләштерү концепциясенең төп аспектлары, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, шулай ук федераль контроль (күзәтчелек) органнары эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләү буенча Россия Федерациясе Хисап палатасының экспертиза-аналитика чараларына йомгак ясады.





