13.01.2025

13 гыйнварда Мәскәүдә РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советы утырышында Татарстан Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тантаналы чараны РФ ХП һәм ТХО Советы Рәисе урынбасары Галина Изотова үткәрде. Россия Федерациясе Хисап палатасының 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында РФ Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга һәм тышкы дәүләт аудитының (тикшерүенең) нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешләре өчен 11 төбәк тикшерү-хисап органыннан килгән хезмәттәшләр Россия Хисап палатасы бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Утырыш барышында инвестицияләргә һәм югары технологияле җитештерүләргә дәүләт ярдәме чараларына аудит, дәүләт идарәсе аудиты, төбәкләр үсеше, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык аудиты кысаларында ТХО белән хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре, РФ яңа субъектларының тикшерү-хисап органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук 2024 елда Советның эшче органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2025 елга ТХО Советының эш планы каралды.



Фоторепортаж: Торжественная церемония празднования 30-летия Счетной палаты Российской Федерации (13 января 2025 г.)


Документлар