Хисап палатасы коллективы 2024 елга физкультура һәм спортта ирешкән уңышларга нәтиҗә ясады.
Хисап палатасы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә тагын бер кат хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәт яшәү рәвеше традицияләренә, республикада уздырыла торган массакүләм спорт һәм физкультура-савыктыру чараларында актив катнашуларын расланды.
Традиция буенча коллектив Бөтенроссия массакүләм «Россия чаңгы юлы» чаңгы ярышы һәм «Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне стартларына чыкты.
Хисап палатасы хезмәткәрләре шулай ук Бөтенроссия физкультурачылар көнендә дә бик теләп катнаштылар. Әлеге чара кысаларында «УРАМ» экстрим-паркы территориясендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү өчен мәйданчык оештырылды, анда ГТО нормативларының бер өлешен тапшыру мөмкинлеге бирелде, коллектив вәкилләре моны уңышлы башкарып чыктылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында команда медальләр җыелмасын өстәл теннисы буенча турнирда икенче урын өчен бүләкләр белән тулыландырды. Коллективның төп казанышы – бадминтон буенча ярышларда чираттагы җиңү. Хисап палатасы командасы пьедесталның югары баскычына инде тугызынчы тапкыр күтәрелде. Спартакиада программасына кергән барлык спорт төрләре буенча ярышларда лаеклы нәтиҗәләр гомуми зачетта командага бишенче урынны алырга мөмкинлек бирде.