19.12.2024

19 декабрьдә,традиция буенча Яңа елны бәйрәм итү алдыннан, Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре Алексеевск районына – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка барып кайтты.

Балалар Яңа ел әкиятендә катнашты, һәм аның төп геройлары – Кыш Бабай, Кар кызы, Оля исемле кыз, Компьютер тычканы, Антивирус һәм Троян вирусы белән бергә бәйрәм хәрәкәтенә җәлеп ителде. Барысы да бәйгеләрдә, уеннарда һәм викториналарда катнашты. Ә активлык күрсәткән өчен һәр бала истәлекле сувенир һәм татлы бүләк алды.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре ел дәвамында «Кайгырту» ДКУ тәрбияләнүчеләрен сөендерделәр, әмма Яңа ел алдыннан бару аерата үзенчәлекле булды, биредә бәйрәм атмосферасы гына түгел, ә яхшылык һәм уңайлык мохите барлыкка килде.

«Кайгырту» ДКУ коллективы Хисап палатасы Рәисе А.И. Демидовка авыр тормыш хәлендә калган балаларның иминлегенә юнәлдерелгән игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Хисап палатасы хезмәткәрләре Озеровлар гаиләсен дә игътибарсыз калдыра алмады, аларга инде күп еллар дәвамында хәйрия ярдәме күрсәтелә. Кыш бабай белән Кар кызы бала чактан инвалид булган Александр Озеров һәм аның әнисе Людмила Александровнаны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.



Фоторепортаж: Новогоднее представление для воспитанников ГКУ «Социальный приют для детей и подростков «Забота» (19 декабря 2024 г.).


Документлар