18.12.2024

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Россия Федерациясе Хисап палатасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Әлеге югары һөнәри бүләк белән ул Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Борис Ковальчук тарафыннан Россия Федерациясе Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга һәм тышкы дәүләт аудитының (тикшерүенең) нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча аны Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров 18 декабрьдә узган Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы утырышында тапшырды.

– Безнең Татарстанда бәйсез тикшерүгә – тышкы финанс аудиты командасына – аерым роль бирелә, – дип ассызыклады ул, бүләкне тапшырганда. – Республика җитәкчелеге тарафыннан ул тырыш хезмәте, тирән профессионализмы һәм зур җаваплылыгы өчен югары бәяләнә. Һәм, әлбәттә, иң югары бәягә Сезнең, Алексей Иванович, беренче көннәрдән үк республиканың тышкы финанс тикшерүе системасын торгызуга һәм үстерүгә керткән шәхси өлешегез лаек.



Фоторепортаж: Вручение Почетной грамоты Счетной палаты Российской Федерации Председателю Счетной палаты Республики Татарстана Алексею Демидову (18 декабря 2024 года).


Документлар