18 декабрьдә Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы утырышы булды, анда гадәттәгечә ел тәмамланганда эшкә йомгак ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм якын киләчәккә эшне планлаштырдылар.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшрүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы әгъзасы, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты.
ТХО Советы Рәисе Алексей Демидов аның составындагы кадрлар үзгәрешләре турында хәбәр итте. Агымдагы елда Кайбыч муниципаль районының Тикшерү-хисап палатасы рәисе итеп Илфар Баһавиев билгеләнде. Аңа кадәрге Юлия Журавлева Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары итеп билгеләнде. Ә шушы көннәрдә безнең хезмәттәшебез Ирек Шәйхетдинов Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
5 декабрьдә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Россия Хисап палатасына турыдан-туры йөкләмә бирде – 2019 елдан алып бүгенге көнгә кадәр илкүләм проектларның үтәлешен анализларга, тиешле нәтиҗәләр ясарга һәм хөкүмәткә тәкъдимнәр әзерләргә. Мондый бурыч – тышкы финанс тикшерүенең кирәклеген, Дәүләт аудиты органының абруен раслау ул.
– Ил Президенты кабинетында Россия Хисап палатасы Рәисе белән элемтә өчен турыдан-туры телефон урнаштырылган. Болар барысы да алда мөһим эшләрнең күп булуы турында сөйли, безне зур һәм җаваплы эш көтә, чөнки күп санлы тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары регионнар палаталары белән берлектә һәм, димәк, урыннарда тикшерү-хисап органнары ресурсларын җәлеп итеп уздырыла, – диде алга таба Алексей Демидов.
Ул шулай ук хезмәттәшләренең игътибарын җирле үзидарә турында һәм регионнар тикшерү-хисап палаталарына тышкы муниципаль финанс тикшерүен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыру мөмкинлеге турында киң фикер алышына торган яңа федераль закон проектына юнәлтте. «Татарстан Республикасы Рәисе, депутатлар корпусы вәкилләренең ике дәрәҗәле системаны саклап калу позициясен тулысынча хуплыйм! Без Татарстан Республикасында төзелгән тышкы финанс тикшерүе моделен саклап калу мәсьәләсендә дә принципиаль позициябезне белдердек, аның эшкә сәләтлелеген һәм нәтиҗәлелеген дәлилләдек. Безнең позицияне ишеттеләр, Парламент дәрәҗәсендә барлыкка килгән системаны үзгәртү планнары юк», – дип ассызыклады Татарстан Хисап палатасы Рәисе.
Хисап палатасының дәүләт идарәсе системасындагы эшчәнлеге, беренче чиратта, Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы белән җитәкчелек итү. Россиядә мондый төрдәге бердәнбер структура инде 20 ел гамәлдә, анда ВКС ка йөкләнгән бурычларны үтәүне тәэмин итә торган төгәл система төзелгән.
Беренче чиратта, бу – тикшерү эшчәнлегендә кабатлауны булдырмау. Ел саен федераль һәм республика казначылыклары һәм Хисап палатасы үткәрә торган тикшерү чараларының җыелма планы раслана, тикшерүләрнең җыелма базасы алып барыла.
Җыелма мәгълүматны Рәискә һәм республика парламентына тапшыру өчен бюджет процессында катнашучыларның законлылык һәм финанс дисциплинасы торышы нәтиҗәләрен җыю, гомумиләштерү һәм анализлауның кирәкле процедуралары оештырылды. Координацияләү советы әгъзаларының квартал өчен хисаплылыгында төгәл механизмнар барлыкка килде.
Ведомствоара координацияләү советы утырышларында дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру позициясеннән өстенлекле әһәмияткә ия булган актуаль мәсьәләләр карала. Болар – җир ресурсларыннан файдалану, санкцияләнмәгән карьерларны эшкәртү, дәүләт һәм муниципаль милкендәге файдаланылмый торган объектлардан файдалану, муниципаль әһәмияткә ия булган коммуналь инфраструктура объектларын коммерциячел оешмаларга тапшыру.
Каралган системалы характердагы мәсьәләләрнең берсе – социаль өлкәдәге бюджет учреждениеләрендә туклануны оештыру. Аның төп проблемасы – базарның намуссыз катнашучылары.
Республика буйсынуындагы учреждениеләрдә генә түгел, муниципаль берәмлекләрдә дә тикшерүләр йомгаклары буенча да тикшерү чаралары күрү өлешендә республика Министрлар Кабинеты белән конструктив хезмәттәшлек җайга салынды. Республика Премьер-министры карары буенча хокук бозуларны юкка чыгару буенча күрелә торган чаралар турында барлык мәгълүмат оператив рәвештә Хисап палатасына җибәрелә.
Утырышта Хисап палатасының узып баручы елдагы эшенә йомгаклар һәм 2024 елның 11 ае эчендә муниципаль ТХО эшчәнлеге нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Татарстан Хисап палатасы аудиторлары үз чыгышларында ТХО эшчәнлегендәге кайбер актуаль темаларга һәм проблемаларга кагылды.
Сергей Колодников 2024 елда ТР Хисап палатасы тарафыннан республика муниципаль берәмлекләрендә бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны комплекслы тикшергәндә ачыклана торган типик хокук бозуларга күзәтү ясады. Ул билгеләп үткәнчә, структурада иң зур өлешне (гомуми күләмнең 83% тан артыгы) дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү өлкәсендәге хокук бозулар, бухгалтерлык исәбен алып баруны һәм хисап төзүне бозулар тәшкил итә.
– Тикшерүләргә йомгак ясаганда, без даими рәвештә, кагыйдә буларак, районның үз керемнәренең түбән булуын исәпкә алып, муниципаль күчемсез милек объектларыннан һәм җир кишәрлекләреннән нәтиҗәле файдалану, аларны үз вакытында әйләнешкә кертү җирле бюджетны тулыландыруның мөһим чыганагы була алуына басым ясыйбыз, – диде С.Колодников.
Муниципаль учреждениеләрдә бухгалтерлык исәбен бозуларны һәм аларның хокукый нәтиҗәләрен булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чара буларак, ТХО Советы Рәисе хезмәттәшләренә 2025 елда муниципаль учреждениеләр исәбендә санала торган милекне Росреестр мәгълүматлары белән чагыштыру эшен оештырырга тәкъдим итте. Шулай ук аларны субсидияләр бирү тәртибен гамәлдәге законнарга туры китерүне тикшерү буенча эшне дәвам итәргә чакырды.
Концессион килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында тапшырылган дәүләт һәм муниципаль милек белән эш итүнең нәтиҗәлелеген бәяләү ТХО өчен актуаль бурычларның берсе булып тора. Аудитор Александр Якупов, илнең күп кенә төбәк тикшерү-хисап органнары белән беррәттән, быел Россия Федерациясе Дәүләт Думасы йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында ТР Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән беренче шундый комплекслы чараның нәтиҗәләре турында сөйләде.
Экспертиза-аналитика чарасы территорияләрендә концессия килешүләре гамәлгә ашырыла торган республика муниципаль берәмлекләренең 14 тикшерү-хисап палатасы белән берлектә уздырылды. Аудитор сүзләре буенча, җирле үзидарә органнары тарафыннан тикшерүләр бары тик өч районда гына уздырылган. Шул ук вакытта концессион килешүләрнең күбесе инде 10 ел гамәлдә инде. «Без муниципалитетларның концессионерлар тарафыннан үз йөкләмәләрен тиешенчә үтәмәгән өчен штраф санкцияләре салу буенча үз хокукларын гамәлгә ашырмавын, ә коммерциячел оешмаларның бу хокукны актив куллануын күзәтәбез», – дип ассызыклады А.Якупов.
Мөмкин булган финанс куркынычларын киметү өчен дәүләт һәм муниципаль милек объектларына милек хокукларын тиешенчә теркәүне даими тикшереп тору зарур. Моңа ТР Хисап палатасы уздырыла торган тикшерү чаралары барышында даими игътибар итә.
Хәзерге вакытта дәүләт һәм финанс секторын масштаблы цифрлаштыру бара, ул зур белешмәләр массивларын алу һәм анализлау мөмкинлеген бирә. Бу тикшерү астында булган субъектларның эшчәнлеген онлайн режимда анализлау өчен шартлар тудыра. Бу эштә финанс чыгымнары таләп ителми торган мәгълүмати системалар ярдәм итәчәк. МС һәрберсенең өстенлекләре турында аудитор Илнур Мөбәрәков сөйләде. Ул шулай ук искә алынган барлык мәгълүмати системаларга сылтамалар «Находка-КСО» программасында китерелгәнлеген, аннан тиешле мәгълүмат системасына күчәргә мөмкин икәнлеген билгеләп үтте.
IT-технологияләр темасын ТР ХП мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Максим Кореев дәвам итте. Ул республиканың ТХО эшчәнлегенә республика территориясендә 2023 елның июленнән гамәлдә булган «Находка-КСО» мәгълүмати системасын кертү һәм куллану нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Муниципаль тикшерү-хисап органнарының һәм РФ субъекты ТХО бердәм мәгълүмати пространствосы – сирәк күренеш һәм республиканың әлеге мәгълүмат системасын гамәлгә кертү тәҗрибәсе алдынгы булып тора. «Ул башка төбәкләрдәге хезмәттәшләрдә зур кызыксыну уята. Безгә Бурятия Республикасы, Иркутск өлкәсе, Саха (Якутия) Республикасы, Камчатка крае делегацияләре килде. Минем карашка, системаның өстенлекләренең берсе булып аның даими үсеше һәм заказчы/кулланучы һәм эшләүче турыдан-туры контактта агымдагы шартларда реаль мәгълүматларда эшләп бетерү», – дип ассызыклады Максим Кореев.
ТР Хисап палатасының юридик бүлеге башлыгы София Козина Россия Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының хокук мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы булып тора. Ул тикшерү-хисап органнарының коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән чараларда катнашу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруы турындагы доклад белән чыгыш ясады – бу теләсә кайсы дәрәҗәдәге тикшерү-хисап органнарының 6-ФЗда билгеләнгән аерым вәкаләте.
Аның сүзләре буенча, тикшерү-хисап органнары бу вәкаләтне гамәлгә ашырганда ике төп мәсьәлә бар:
– Беренчесе. Тышкы финанс тикшерүе барышында ачыклана торган хокук бозулар һәм җитешсезлекләр фактларын коррупцион хокук бозу билгеләре булган дип квалификацияләү өчен хокукый нигезләрнең хокук саклау органнарына җибәрү өчен җитәрлек булуы.
– Һәм икенчесе – тикшерү-хисап органнары тарафыннан коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең, шулай ук коррупциоген факторларның булуы турында нәтиҗәләр ясауның нигезлелеге.
ТИСБИ Идарә университетының сатып алулар, имтихан үзәкләре һәм квалификацияләрне бәяләү өлкәсендәге эксперты Ольга Кузнецова докладында сүз дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда милли режимны куллану буенча 2025 елда булачак үзгәрешләр турында барды.
Яр Чаллы Тикшерү-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе палатаның ике спорт мәктәбе мисалында муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты өлешендә бюджет чараларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде.
Совет утырышында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы финанс контролеры» бәйгесендә җиңүчеләр игълан ителде. Узып баручы елда җиңүчеләр дип Казан Тикшерү-хисап палатасының бюджет чараларын тотуны тикшерүдә тоту бүлеге начальнигы Диләрә Габдуллаҗанова һәм Сарман муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы рәисе Флүзә Хаҗиева танылды.
Муниципаль финанс тикшерүен үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасының Рәхмәт хатларына муниципаль палаталар җитәкчеләре Габделәхәт Салихов (Аксубай районы) һәм Фирдәүс Хәбибуллина (Лениногорск районы) лаек булдылар.
Алдагы елга эш планнарына күчеп, Алексей Демидов тышкы финанс тикшерүе органнарының бурычлары һәм функцияләре закон хәрефе белән төгәл билгеләнгәнлеген билгеләп үтте. Аларның эшчәнлеге һөнәри эшкәртелгән материалларны Республика Рәисенә һәм Парламентына (Хисап палатасы өчен) һәм муниципаль берәмлек башлыгына (муниципаль ТХО өчен) тапшыру максатында билгеләнгән вәкаләтләрне тулысынча һәм комплекслы башкаруга юнәлдерелергә тиеш.
– Бу материалларның төп кыйммәте шунда ки, алар ачык хакимият, җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәләрен һәм сыйфатын күрсәтә, чишелеш таләп итә торган проблемалы мәсьәләләрне ачыклый. Образлы итеп әйткәндә, бу – рентген сурәте. Аның никадәр сыйфатлы эшләнүенә һәм тасвирлануына, ягъни сезнең белән безнең эшнең сыйфатына территорияләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге бәйле, – дип аңлатты ул.
Эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру өчен ТХО Советы Рәисе актуаль бурычлар билгеләде.
Беренчесе. Системалы комплекслы характердагы мәсьәләләрдән һәм юнәлешләрдән чыгып, тикшерү оештырырга һәм уздырырга. Бу, беренче чиратта, муниципаль районнарда уртак тикшерүләр барышында ачыклана торган хокук бозулар.
Икенчесе. Тикшерү объектларының ачыкланган хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча тулы чаралар күрүен нәтиҗәле тикшереп торуны тәэмин итәргә. Сүз профессиональ, җентекле, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр әзерләү турында бара.
Алдагысыннан килеп чыга торган өченче бурыч – җирле үзидарәнең җаваплы органнары белән берлектә конкрет хокук бозуларны бетерү һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен киметү буенча тулы комплекслы чаралар тәэмин итү.
Дүртенче өстенлек – игътибарны хокук бозулар һәм җитешсезлекләрне профилактикалауга юнәлтү.
– Тикшерүдән тикшерүгә ачыклана торган системалы бозулар даими рәвештә сезнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу мәсьәләләрне тематик тикшерүләр һәм комплекслы чаралар кысаларында аерым пунктлар буларак сезнең эшчәнлек планнарына кертергә тәкъдим итәм: болар – җир ресурсларыннан файдалану, бюджет учреждениеләрендә туклануны оештыру, ихтыяҗ булмаган мөлкәт объектларын ачыклау, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хокукый нигезләрсез куллану, – дип төгәлләде сүзен А.Демидов.
Муниципаль учреждениеләрнең үзләренә теркәлгән милекне исәпкә алуның законлы булуына даими тикшерүне оештыру әллә ни кыенлык тудырмый. Бу эшне тематик экспертиза-аналитика чарасы рәвешендә башларга һәм мониторинг форматында дәвам итәргә мөмкин.
Бишенчесе. «Находка» мәгълүмат-аналитика системасын куллануның гамәли характеры дәрәҗәсен күтәрергә, шулай ук анда эшләгәндә тикшерү-хисап палаталары рәисләренең, республика Хисап палатасы аудиторлары һәм инспекторларының шәхси җаваплылыгын тәэмин итәргә.
Алтынчысы. Һөнәри компетенциянең югары дәрәҗәсен саклау. Бу юнәлештә Россия Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы, МТХО Союзы ярдәм итә, алар ел дәвамында укыту чаралары үткәрә, тематик белем бирү курслары әзерли.
Алексей Демидов Яшел Үзән муниципаль районының Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Светлана Кадырованың актив позициясен билгеләп үтте, ул шушы көннәрдә «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исемен бирүгә тәкъдим ителде. Ул берничә ел дәвамында республика муниципаль тикшерү-хисап органнары өчен Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган стажировка оештыруда катнаша. 2024 елда стажировкага шулай ук Саха (Якутия) Республикасы муниципаль ТХО рәисләре дә килде. «Хезмәттәшләребез белән без эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Хисап палатасында да очраштык. Моны уңай практика дип саныйм», – диде ул.
Сүзен йомгаклап, Алексей Демидов узып баручы елның Татарстан Республикасы Хисап палатасының 20 еллыгы буларак истә калуын искәртте. 20 ел тулу уңаеннан коллектив Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ел дәвамында Хисап палатасының кайбер хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
Тагын бер бүләкне – Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовка Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.
– Безнең Татарстанда тышкы финанс тикшерүенә аерым роль бирелә. Республика җитәкчелеге тарафыннан ул гадел тырыш хезмәте, тирән профессионализмы һәм зур җаваплылыгы өчен югары бәяләнә. Һәм, әлбәттә, Алексей Иванович, республиканың тышкы финанс тикшерүе системасын торгызуга һәм үстерүгә керткән шәхси өлешегез югары бәягә лаек, – дип ассызыклады ул һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия Федерациясе Хисап палатасының Мактау грамотасын тапшырды.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов әлеге югары һөнәри бүләк белән тышкы дәүләт аудитының (тикшерүенең) нәтиҗәлелеген арттыруга һәм Россия Федерациясе Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Борис Ковальчук тарафыннан бүләкләнде.