06.12.2024

6 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2022-2023 елларда һәм 2024 елның тугыз аенда күпфатирлы йортларның техник торышын яхшыртуга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды. Аудиторлык хисабы тикшерү чарасының инициаторы булган республика Дәүләт Советына җибәрелде.

Тикшерү субъекты булып Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды – күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру һәм үткәрү буенча төбәк операторы торды.

– 2014 елдан республика территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау буенча масштаблы Региональ программа гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыруның актуальлеге торак хезмәтләренең түбән сыйфаты һәм торак фонды объектларының потенциаль рәвештә авария хәлендә булуы бәйле социаль факторларга да, шулай ук торак фондын тотуга югары эксплуатация чыгымнары белән характерлана торган икътисадый факторларга да бәйле, – дип, депутатлар корпусы һәм Хисап палатасының бу өлкәгә зур игътибар бирүен аңлатты Алексей Демидов.

«Торак-коммуналь хуҗалык» ДМС мәгълүматлары буенча, республика территориясендә күпфатирлы йортлар реестрында 18 101 йорт күрсәтелгән, шуларның 291е – авария хәлендә.

Тикшерү вакытына төбәк операторы исәбендә капиталь ремонт фондын формалаштыручы күпфатирлы йортларның саны 16 412 (КФЙ реестрындагы саннарның 90%ы) тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның региональ программасын формалаштыруга анализ ремонтланырга тиешле исемлектәге барлык йортларның да аларны әлеге программага кертү таләпләренә туры килмәвен күрсәтә.

Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов билгеләп үткәнчә, закон нигезендә программа кысаларында ремонт бары тик, авария хәлендә дип танылганнарыннан, сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш булганнардан тыш, күпфатирлы йортларда гына башкарылырга мөмкин. Шул ук вакытта йортлар исемлегенә Казанда дәүләт учреждениеләре (тарифлар һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетлар, Казахстан консуллыгы) урнашкан һәм фатирлар булмаган 3 административ бина кертелгән. Ә Яшел Үзән районының Осиново авылындагы авария хәлендәге йортта 2026 елга йорт эчендәге инженерлык җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын, кайнар су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау планлаштырылган.

Анализлана торган чорда ТКХ Фондының күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча чаралар үткәрү өчен керемнәре 20,5 млрд. сум: республика бюджеты чаралары – 4,5 млрд. сум, җирле бюджетлар чаралары – 3,2 млрд. сум һәм күпфатирлы йортларда биналар милекчеләреннән 12,8 млрд. сум тәшкил иткән.

Капиталь ремонт өчен кертемнәр исәпләүләрнең һәм түләүләрнең тулылыгын сайлап тикшерү нәтиҗәсендә күпфатирлы йортлардагы торак һәм торак булмаган урыннар милекчеләренә кертемнәр исәпләнмәгән һәм шуңа күрә алар түләнмәгән очраклар ачыкланды. Әйтик, Казанның 12 йортында 25 мең кв. м торак булмаган биналар милекчеләре тарафыннан 2023 елның 1 гыйнварыннан гомуми күләме 3,6 млн. сум булган кертемнәр түләнмәгән. Ә йортларның берсенең милекчеләренә кертемнәр (1,7 млн. сум) исәпләнмәгән, шул ук вакытта ул 2023 елда Капиталь ремонт төбәк программасына кертелгән.

Тикшерү материалларында гражданнардан капиталь ремонтка кертемнәрне нигезсез алу фактлары да теркәлгән. Мәсәлән, Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәсендә бер йортның фатир хуҗалары, гәрчә ул 2023 елда авария хәлендә дип танылса да, капиталь ремонтка кертемнәр (28,2 мең сум) түләгән. Ә Торак кодексы нигезендә мондый очракларда күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга кертемнәр исәпләү төшереп калдырылырга тиеш.

Фондның төп чыгымнары:
- төзелеш-монтаж эшләре;
- проект-смета документациясен эшләү буенча хезмәт күрсәтүләр;
- лифтларны алыштыру;
- төзелеш тикшерүен гамәлгә ашыру хезмәтләре өчен түләүгә туры килә.

Барлык әлеге юнәлешләр буенча Хисап палатасының кисәтүләре барлыкка килде.

Законнар нигезендә капиталь ремонт проект-смета документациясе нигезендә башкарылырга тиеш. Әмма аны эшләү аерым очракларда формаль үтәлеш билгеләренә ия.

Мәсәлән, «Консорциум Строительных Компаний» ҖЧҖ документлары буенча Буада күпфатирлы йорт (Арефьев ур., 3) 3 катлы һәм үлчәмнәре – 14х12,6 метр. Ә тикшерүчеләр күз алдына ул ике катлы һәм үлчәмнәре 48х13 метр, ягъни 3,5 тапкырга диярлек озынрак булып килеп баса.

39 йортта (бу тикшерелгәннәрнең 90%ка якын өлеше) башкарылган эшләр күләменең гомуми суммасы 4,3 млн. сумга арттырып күрсәтелү ачыкланган. Хокук бозулар арасында – каралган эшләрнең күләмен үтәмәү, ике камералы пыяла пакетлар урынына бер камералыларны урнаштыру да бар.

– Арттырып күрсәтү ачыкланган барлык объектлар буенча Фонд тарафыннан төзелеш тикшерүен гамәлгә ашыру буенча гомуми суммасы 3,8 млн. сумлык хезмәтләр түләнүен билгеләп үтәм, – дип ассызыклады аудитор.

ТКХ Фонды лифтларны алыштыруга контрактларны сатулашуларның бердәнбер катнашучысы буларак «Лифт-строй Компания» ҖЧҖ белән башлангыч максималь бәя буенча төзегән. Ләкин тикшерү нәтиҗәсендә гаризаларны башка оешмаларның да бирүе һәм сатулашу башланыр алдыннан аларны кире алуы ачыкланган. Мәсәлән, 2023 елда Фонд үткәргән барлык өч аукционга да гаризаларны «Щербинский лифтостроительный завод» ҖЧҖ биргән, ләкин аннары аларны кире алган. Шул ук вакытта «Лифт-строй Компания» ҖЧҖ тарафыннан төзелгән контрактларның үтәлешен тикшерү шул исәптән Щербинск заводы лифтлары да алыштырылуын күрсәтә.

– Чагыштыру өчен: Әстерхан, Ленинград, Воронеж өлкәләрендә лифтларны алыштыру эшләрен башкаруга конкуренция сизелерлек икәнлеге күзәтелә. Сатулашулар барышында башлангыч бәяләр башлангыч бәядән 20-29%ка кимегән, – дип дәвам итте Александр Якупов. – Ә безнең республикада лифт белән тәэмин итүчеләрнең конкуренцияне яклау турындагы законны бозу билгеләре күзәтелә. Ул, әгәр мондый килешүләр сатулашуларда бәяләрне саклап калуга китерсә яки китерергә мөмкин булса, бер товар базарында товар сатуны гамәлгә ашыручы хуҗалык субъектларының конкуренцияне чикли торган килешүләренә тыюны билгели.

Аудитор бу процессның башка катнашучылары белән төгәлрәк хезмәттәшлек иткәндә күп кенә хокук бозулардан котылып булыр иде дип саный. Шул ук идарәче компанияләр белән – кертемнәрне исәпләү өлешендә. Фондка вакытында хәбәр итмәгән муниципалитетлар белән дә. Һәм ГИС белән дә, анда кайчак Фонд тарафыннан бирелгән ниндидер мәгълүматлар чагылыш тапмый.

Аның белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерова да килеште. Аның фикеренчә, бу хәлдән чыгу барлык кирәкле мәгълүматларны берләштерүче цифрлы платформаны эшләтеп җибәрүдә күренә. «Ниндидер йортлар безнең программадан төшеп калмасын өчен», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык фонды генераль директоры Айрат Әбүзәров Хисап палатасы ясаган нәтиҗәләргә каршы килмәде һәм җентекле эшләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Фонд кайбер аспектлар буенча вазгыятьнең аңа йогынты ясарлык хокукый нигезләре булмаган тоткыны булып тора. «Фондта нибары 30 хезмәткәр булгач, нинди тикшерү турында сөйләргә мөмкин. Безгә кешеләр кирәк», – дип зарланды ул.

– Мәсьәлә актуаль, – дип хуплады аны Төзелеш министрлыгы вәкиле. – Һәм без республика Рәисе игълан иткән Фонд штатын үзгәртеп коруны көтәбез. Сүз уңаеннан, чагыштыру өчен: безнең Пермь краендагы күршеләребезнең штат саны күп тапкырлар артыграк. Быел финанслау күләме 3,6 млрд. сум булганда, 250 йорт ремонтланган, ә үтәлеш 73% тәшкил иткән. Бездә исә финанслау 8,9 млрд. сум булганда – 750 йорт. Шулай булгач, без нәтиҗәлерәк эшлибез. Әмма Төзелеш министрлыгы үзе өчен бу тикшерү нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясады, киләчәктә Фонд эшчәнлеге схемасын үтәкүренмәлерәк һәм гражданнар өчен уңайлырак итеп төзү өчен бик күп эшләргә кирәк.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча барлыгы 552,2 млн. сумлык хокук бозулар ачыкланган, алар тулы күләмдә юкка чыгарылырга тиеш. Шул максаттан «Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» коммерциячел булмаган оешмасына Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү чарасының нәтиҗәләре турында шулай ук Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә мәгълүмат юлларга карар кылынды. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседании Коллегии Счетной палаты Татарстана (06 декабря 2024 г.)


Документлар