06.12.2024

6 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Балык Бистәсе районында 2022-2023 елларда һәм 2024 елның узган чорында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Районда эре сәнәгать предприятиеләре һәм салым түләүчеләр юк, бу аның икътисады структурасын билгели, аның нигезен авыл хуҗалыгы тармагы тәшкил итә, ә төп салым түләүчеләр булып бюджет учреждениеләре тора дип ассызыклады Алексей Демидов, утырышны ачып. Район бюджеты керемнәренең зур өлеше бюджетара трансфертларга туры килә, алар тикшерелә торган чорда 2 млрд. 49 млн. сум, ягъни керемнәрнең гомуми структурасында 76% тәшкил иткән. Бу чаралар тулы күләмдә тикшерелде. 346,8 млн. сум күләмендә финанс бозулар ачыкланган, шуларның 99% ы юкка чыгарылырга тиеш.

Тикшерү белән җитәкчелек иткән аудитор Илнур Мөбарәков фикеренчә, районның үз керемнәренең югары булмавын, җир ресурсларының булуын, шулай ук муниципаль күчемсез милек объектларыннан нәтиҗәле файдалануны исәпкә алып, аларны үз вакытында әйләнешкә кертү җирле бюджетны тулыландыруның мөһим чыганагы булып торырга мөмкин.

Хисап мәгълүматлары һәм Балык Бистәсе муниципаль районы карамагындагы җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре реестры буенча 2024 елның 1 июленә аренда түләве буенча бурыч 650 мең сум тәшкил итә. Әмма тикшерү чынбарлыктагы бурыч – узган еллардагы 1 919 мең сумны да кертеп, 2 282 мең сум булуын билгели.

Аудитор шулай ук бюджетка күбрәк чаралар керүгә комачаулый торган схемаларны да яңгыратты. Мәсәлән, 2022 елның февралендә район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җир кишәрлеген 20 елга арендалау турында килешү төзегән. Ярты елдан соң палатага гариза һәм торак йортка теркәлгән хокуклар турында КМТДРнан өземтә тәкъдим ителгән. Күчемсез милек объекты милекчесе белән 12 мең сумга кишәрлекне сатып алу-сату килешүе төзелгән. Шул рәвешле, аренда килешүе буенча кишәрлектән чынбарлыкта файдалану 6 ай тәшкил иткән. Шуны билгеләп үтү мөһим, бу кишәрлектә нинди дә булса күчемсез милек объектлары юк.

Балык Бистәсе муниципаль районы Кама елгасы ярында урнашкан, бу җир кишәрлекләренә ихтыяҗ зур булуга китерә. 2022 елдан барлык җир кишәрлекләре диярлек сатулашу уздырмыйча сатылган, атап әйткәндә – 97 кишәрлек. Глеб Жеглов әйтмешли: «Монда кызыксыну белән мәхәббәт».

Муниципаль милек объектларыннан нәтиҗәсез файдалану фактлары ачыкланды. Учреждениеләр балансында гомуми бәясе 38,5 млн. сум булган кулланылмый торган күчемсез милек объектлары (мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йорты биналары, котельныйлар һ.б.) исәпләнә, шуларның тугызы инде сүтелгән. Шул ук вакытта баланс тотучылар – бюджет учреждениеләре — күчемсез милеккә салым түләүчеләр булып кала.

Транспорт чаралары һәм оргтехниканың озак вакыт дәвамында файдаланылмау срогы 3 елдан артып китә һәм бәясе 2,1 млн.сум тәшкил итә. Кулланылмый торган автомобильләр өчен шулай ук транспорт салымы түләнә.

Тикшерү материалларында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатчан файдаланмауның җиде очрагы билгеләп үтелде – алар коелучан материалларны саклау һәм чүплек өчен, шулай ук асфальт мәйданчык буларак файдаланылалар.

13 августта социаль өлкә учреждениеләрендә азык-төлек китерү һәм туклануны оештыру контрактларының үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә «Каенкай» балалар бакчасында җиләк-җимеш һәм сөт продукциясенең җитешмәве ачыкланды. 15 августта җитешсезлек торгызылды.

– Мәктәпкәчә учреждениеләрдә туклану баланслы түгел: балык куллану нормадан 50% тәшкил итә, сыер ите 60% тәшкил итә, ә он ризыклары нормадан ике мәртәбә артыграк, – дип билгеләп үтте И.Мөбарәков.

Ачыкланган хокук бозуларның 286 млн. сумлык төп күләме бухгалтерлык исәбен алып бару белән бәйле. Тупас хокук бозулар фактлары буенча административ хокук бозу турында 8 беркетмә төзелде.

Аудитор фикеренчә, ачыкланган хокук бозуларның күбесе еш кына кадрлар кытлыгы һәм муниципаль районда белгечләр җитмәү аркасында килеп чыга.

2022 елдан алып 2024 елның 1 яртыеллыгына кадәрге чорда Балык Бистәсе районы бюджет чаралары хисабына Казан федераль университетында максатчан юнәлешләр буенча белем алучы студентларга 7,8 млн. сум күләмендә стипендия түләгән. Шушы вакыт эчендә педагогик белем алган тугыз студентның берсе генә Балык Бистәсе районына кайтып эшкә керешкән.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгына күрсәтмә җибәрелде.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатчан файдаланмау фактлары буенча тикшерү материаллары Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә, Дәүләт теркәве, кадастр, картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә тапшырылды.

Озак вакытлар файдаланылмаган күчемсез милек объектлары фактлары буенча материаллар Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына адресланды.

Чаралар күрү кирәклеге турындагы мәсьәләне хәл итү өчен тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседании Коллегии Счетной палаты Татарстана (06 декабря 2024 г.)


Документлар