02.12.2024

2 декабрьдә Татарстан Хисап палатасында якынлашып килүче Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан коллектив белән эшлекле очрашу булды. Видеоконференция элемтәсе режимында аңа республиканың муниципаль тикшерү-хисап органнары вәкилләре дә кушылды.

Очрашу барышында Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Ольга Вафина, Әлмәт муниципаль районының Тикшерү-хисап палатасы рәисе Гөлнара Насыйбуллина һәм Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшенә җәлеп ителә торган «Super Ego» үзрегуляцияләү фәнни-тикшеренү институты әгъзасы Регина Гайсина чыгыш ясады, ул «Коррупциячел тәртипнең психологик аспектлары» темасына доклад ясады.



Фоторепортаж: Рабочая встреча с коллективом, посвященная Международному дню борьбы с коррупцией (02 декабря 2024 г.)


Документлар