28 ноябрьдә Санкт-Петербургта Татарстан Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев РФ Хисап палатасы каршындагы контроль-хисап органнарының Төньяк-көнбатыш федераль округка керә торган советы бүлегенең түгәрәк өстәлендә катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 26 маенда кул куелган «Россия Федерациясе дәүләт программалары белән идарә итү системасы турында» 786 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә дәүләт программаларына экспертиза үткәрү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру ысулларының үзгәрүен тикшерергә Төньяк-көнбатыш федераль округның тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре Нева шәһәренә Мәскәүдән, Мәскәү, Иркутск һәм Магадан өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Донецк халык республикасыннан, Запорожье өлкәсе һәм Севастопольдән хезмәттәшләрен чакырдылар.