Әтиләр һәм Әниләр көне уңаеннан Татарстан Хисап палатасының беренчел профсоюз оешмасы «Минем бәхетле гаиләм» балалар эшләнмәләре бәйгесен уздырды.
Бәйгедә Хисап палатасы хезмәткәрләренең 30 баласы катнашты. Һәр эштә балалар үзләренә тормыш бүләк иткән кешеләргә карата мәхәббәтләрен белдерергә тырышкан. Чөнки ана, әни, әнкәй – барысын да алыштыра ала торган кеше, тик аны беркем дә беркайчан да алыштыра алмаячак. Хәтта әнинең төп ярдәмчесе булган әти-әтекәй дә, һәм ул да әни янчыгында һәрвакыт акча булсын өчен бик тырыша...
Күрсәткән активлыклары өчен һәр бала катнашучы дипломын һәм «Детский мир» кибетенә сертификат рәвешендә бүләк алды.
Күрсәткән активлыклары өчен һәр бала катнашучы дипломын һәм «Детский мир» кибетенә сертификат рәвешендә бүләк алды.