18.11.2024

Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча иң көчле команда исемен кире кайтардылар.

Узган шимбәдә республиканың дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча чираттагы, унберенче турнир узды. Бу юлы бадминтон үзәге кортларына җиңүчеләрне ачыкларга республика дәүләт хакимияте органнарын һәм федераль хакимият органнарының территориаль идарәләрен тәкъдим иткән 17 команда чыкты.

Хисап палатасын Мария Вьюгина, Яна Сигал, Никита Борисов һәм Дмитрий Максимов тәкъдим итте.
Алдагы еллардагы кебек үк, принципиаль көндәшләр – Хисап палатасы һәм республика Рәисе администрациясе командалары очрашуы ярышларның бизәге булып торды, бу юлы алар ярымфиналда көч сынашты.

Безнең команда, көчле бил алышуда җиңү яулап, финалга чыкты, анда аны тагын бер көчле оппонент – Министрлар Кабинеты Аппараты командасы көтә иде.
Бөтен турнир юлын җиңелмичә узып, Хисап палатасы командасы лаеклы рәвештә тугызынчы мәртәбә чемпион титулын яулады.


Документлар