Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге коллегиясе Азнакай муниципаль районында 2022 һәм 2023 елларда бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.
Бу чорда район бюджетының керем өлеше 4,9 млрд. сум тәшкил иткән, шуның 57% ы Татарстан Республикасы бюджетыннан алынган.
Тикшерү җитәкчесе Сергей Колодников үзенең аудиторлык бәяләмәсендә тикшерү чарасы барышында гомуми күләме 202,8 млн. сум булган хокук бозулар һәм җитешсезлекләр ачыклануын (тикшерелгән чараларның гомуми күләменнән 4,2%), 168 млн. сумлык төзәтү буенча чаралар күрелгәнлеген билгеләп үтте.
Бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыкны бозу 60,7 млн. сум тәшкил иткән һәм, инде традиция буларак, төп чараларны, товар-матди кыйммәтләрне теркәү һәм исәптән чыгару буенча операцияләрне исәпкә алуның булмавы яисә үз вакытында, дөрес чагылыш тапмау белән бәйле. Мәсәлән, район башкарма комитеты бухгалтерлык хисабы буенча 7,6 млн. сумга сатып алынган юл билгеләре һәм тукталыш павильоннары бәясе чагылдырылмаган.
Хисап палатасы ревизорларының район Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына карата тикшерү барышында шактый дәгъвалары шул исәптән җир кишәрлекләренең бурычлы арендаторлары белән дәгъва-түләтү эшенең йомшак куелышы аркасында да барлыкка килде. Мондый йомшару район бюджеты өчен аренда түләве вакыты чыкканлыктан 1,3 млн. сум акча җыеп бетермәүгә китергән.
Район Советы һәм башкарма комитеты тикшерелә торган чорда хезмәт автомобильләреннән лимиттан артык файдаланган. 2022 елда расланган норматив алты берәмлеккә, 2023 елда биш автомобильгә арттырылган. Лимиттан тыш автотранспортны тоту һәм эксплуатацияләүгә өстәмә чыгымнар район бюджетыннан башкарыла һәм миллион сумга якын тәшкил итә.
Район мәгариф учреждениеләре ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалына азык-төлек продуктларына һәм әзер ризыкларга лаборатор тикшерүләр үткәрү өчен 100 мең сум түләгәннәр, шул ук вакытта бу хезмәтләр мәктәпләр тарафыннан укучыларны тукландыруны оештыру буенча төзелгән муниципаль контрактларга кертелгән булган инде.
Тикшерү материалларында шулай ук муниципалитет тарафыннан 2022 елның июнендә республика бюджетыннан себер язвасы булган үләт базларының санитар-яклау зоналары проектларын эшләүгә бүлеп бирелгән 11,8 млн. сум акчаны файдаланмау факты билгеләп үтелде. Чараларны үзләштерергә үләт базлары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүнең мәҗбүри процедурасы булмау комачаулаган.
Бюджетларны формалаштырганда һәм үтәгәндә хокук бозуларның гомуми суммасы 83,8 млн. сум тәшкил иткән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Азнакай муниципаль районы башлыгына Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырылды.