28.06.2024

Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе тарафыннан мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләүгә, шулай ук «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проектын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен каралды.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов сүзләренчә, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр икътисадның барлык тармакларында, дәүләт идарәсендә һәм социаль өлкәдә заманча системаларның бер өлешенә әйләнде. Ә Татарстан Россиянең ИТ-индустрия үзәкләренең берсе булып тора. Республикада белем бирү оешмалары һәм югары технологияле производстволар – Иннополис Университеты, ике ИТ-парк мәйданчыгы (Казанда һәм Чаллыда), «Идея» технопаркы, Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы һәм башкалар тупланган.

2019 елдан Татарстан Республикасында тормышның барлык өлкәләрендә мәгълүмати технологияләрне системалы үстерү һәм кертүне оештырырга юнәлдерелгән «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу бурычларны дәүләт идарәсе системасын модернизацияләми һәм республиканың кадрлар потенциалын үстерми торып хәл итеп булмый дип саный ведомство җитәкчесе.

Хисап палатасы тарафыннан мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү беренче тапкыр үткәрелде.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча республика хезмәт базарында мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ анализлана торган чорда 4 меңнән 6 мең вакансиягә кадәр булган. Кадрлар дефицитын юкка чыгару өчен 15 югары уку йорты һәм 41 көллият һәм техникум бар. Шул ук вакытта әлеге өлкәдә укуны барлык төрләре буенча белем алучыларның гомуми санына карата чагыштырма авырлык күләме белгечләргә ихтыяҗның 85 процентын тәшкил итә.

Тикшерү белән җитәкчелек итүче аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, 2017-2023 елларда республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан гомуми күләме 158,5 млн. сум булган 1 261 грант бирелгән. Мәгълүматларны анализлау укыту бәясе артуга бәйле рәвештә бирелә торган грантлар санының елдан-ел кимү динамикасын күрсәтте. 2017/2018 уку елында 222 студент грант алса, 6 елдан соң 146 студент, бу – 34% ка кимрәк дигән сүз.

Укыту Казан федераль университеты базасында үткәрелә.

2020-2023 еллар эчендә 315 грант алучының 264е (84%) «Программа инженериясе» белгечлеге буенча диплом алганнар. Калган студентлар төрле сәбәпләр аркасында укудан чыгарылган.

Грант ярдәме системасы хисабына югары белем алган чыгарылыш укучылары саны белгечләргә ихтыяҗның 3 процентын тәшкил итә. Һәм мондый хәл IT-технологияләр өлкәсендә хезмәт базарында зур үзгәрешләргә китерә алмый дип нәтиҗә ясады Хисап палатасы аудиторы.

Министрлар Кабинеты тарафыннан мәгълүмати технологияләр өлкәсендә укытуга грантлар бирү тәртибе расланган. Цифрлы үсеш министрлыгына бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген тәэмин итү вәкаләтләре йөкләнгән.

Аудиторлык бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, тикшерү вакытында министрлык өлгермәүләре өчен һәм үз теләкләре буенча укудан чыгарылган студентлардан түләнгән грантларны бюджетка кире кайтарту буенча чаралар күрмәгән. Ул шулай ук грант алучылардан тиешле вакыт аралыгында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә эшкә урнашуны раслаучы документлар алу буенча үз вәкаләтләрен КФУга тапшырган.

Моннан тыш, чыгарылыш укучылары-грант алучылар турындагы КФУ тапшырган мәгълүматта аларның чынбарлыкта эшләгән вакытларының дәвамлылыгы һәм эшкә урнашуы турында объектив мәгълүматлар юк.

Дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге максатчан индикаторларга ирешү буенча бәяләнә дип саный аудитор. Грант ярдәме «Цифрлы Татарстан» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, анда ИТ-белгечләр әзерләү өлкәсендә үткәрелгән чараларның тәэсирен бәяләргә мөмкинлек бирүче индикаторлар юк. «Уку өчен бер ел эчендә бирелгән грантлар саны» дигән бердәнбер индикатор билгеләнгән.

Моңа бәйле рәвештә И.Мөбарәков фикеренчә, Цифрлы үсеш министрлыгына грант бирү нәтиҗәсенә ирешүне җентекләбрәк чагылдырган күрсәткечләрне билгеләү максатка ярашлы булыр иде. Мәсәлән, югары белем алган яки белгечлек буенча эшкә урнашкан студентлар саны.

Урта белем базасында ИТ-белгечләр әзерләү өчен профильле учреждение булып Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы тора. Аның мәгълүматлары буенча, 2018 елда беренче курска кергән студентларның 70 проценты диплом ала, ә белгечлек буенча эшкә урнашу дәрәҗәсе өч ай эчендә 40 процент була.

Тикшерү күрсәткәнчә, министрлык ведомство карамагындагы учреждениегә карата берничә хокук бозуга юл куйган.

Элемтә техникумының милек хуҗасыннан тиешле рөхсәт алганчы ук милекне арендалау килешүләре төзүе очраклары ачыкланган.

Дәүләт бурычын финанс белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына учреждение тарафыннан арендага бирелә торган күчемсез милек тотыла.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы Цифрлы үсеш министрлыгына һәм Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына тәкъдимнәр җибәрде. Мәгълүмати хатлар шулай ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар