Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе 2022 һәм 2023 елларда Баулы муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.
Баулы районы – Татарстанның иң борынгы нефть чыгаручы төбәкләренең берсе. Район икътисадында төп юнәлеш булган «кара алтын» чыгарудан тыш, монда сәнәгатьнең башка тармаклары, шул исәптән урман хуҗалыгы да шактый үсеш алган. Төзелеш материаллары җитештерү, агач эшкәртү һәм махсус кием тегү буенча предприятиеләр бар. Шул ук вакытта җирле бюджетта керемнәрнең шактый зур өлешен һаман да Татарстан Республикасы бюджетыннан кергән чаралар тәшкил итә әле (58%).
Тикшерү барышында районга республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 5,9 млн. сумлык бюджетара трансфертларның бер өлешен файдаланмау факты ачыкланды.
Әмма төп бозулар һәм кимчелекләр муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану (40,7 млн. сум) һәм бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык (44,9 млн. сум) өлкәләрендә ачыкланган. Гаепле вазыйфаи затларга карата тупас хокук бозу фактлары буенча административ хокук бозу турында дүрт беркетмә төзелде.
Муниципаль заказның үтәлешен тикшергәндә ачыкланган бозулар 24,5 млн. сум тәшкил итте.
Районның мәгариф учреждениеләре азык-төлек блокларын җыештыру һәм ашханә савыт-сабасын юу буенча гомуми күләме 3,7 млн. сум булган чыгымнар түләгән. Шул ук вакытта бу эшләрне башкаручы хисабына гамәлгә ашыру «Грант» ҖЧҖ (Лениногорск) белән туклануны оештыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә төзелгән муниципаль контрактларда каралган.
Коммуналь хезмәтләр, элемтә хезмәтләре һәм ягулык-майлау материаллары өчен түләгәндә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен аванслау контрактларында каралган лимитын 6,6 млн. сумга арттырганнар.
Тикшерү материалларында район һәм Баулы шәһәре башкарма комитетларының эшчәнлегендә килешү йөкләмәләрен үтәү срокларын бозган намуссыз тәэмин итүчеләргә һәм подрядчыларга карата дәгъва эшен көчәйтү планында бурычлылар белән эшләү буенча резервлар да билгеләнгән.
Тикшерү чарасы барышында ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрнең гомуми суммасы 133,5 млн. сум (тикшерелгән чараларның гомуми күләменнән 4,8%) тәшкил итте. Аларның 90%ы төзәтелергә тиеш дип саный тикшерү җитәкчесе аудитор Сергей Колодников.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Баулы муниципаль районы башлыгы адресына Хисап палатасы тәкъдиме җибәрелде. Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә республика Прокуратурасына тапшырыла.