Татарстан Хисап палатасы Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсенең финанс дисциплинасын тикшерде.
Республикада төзелеш комплексына зур игътибар бирелә. Бюджет чыгымнарының шактый өлеше социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм ремонтлау чыгымнарын тәшкил итә. Бу өлкәдә акчаларны нәтиҗәле тоту өчен бәя кую зур әһәмияткә ия. Төзүдә бәяләр куллану, аларның күләмнәрен раслау бюджет чыгымнары күләменә турыдан-туры йогынты ясый бит.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хисап палатасы беренче тапкыр «Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде, аның барышында бәяләрдә катнашу һәм смета нормалаштыруында катнашу максатларын гамәлгә ашырганда аерым вәкаләтләрне үтәү мәсьәләсенә дә игътибар бирелде.
Идарәне гамәлгә куючы булып Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тора, ул идарәгә дәүләт бурычын үтәүгә субсидия бирә. 2022 елда субсидия күләме – 10,7 млн. сум, 2023 елда - 12,6 млн. сум тәшкил иткән. Шуның белән бергә ике елда да, төзелгән килешүләрне бозып, министрлык тарафыннан гомуми күләме 6,9 млн. сумлык дәүләт биремнәрен үтәүгә үз вакытында чаралар бүлеп бирелмәгән. Аерым очракларда – 30 көннән артык вакытка сузылган.
2022-2023 елларда учреждениенең үз керемнәре 1 млрд. 463 млн. сум тәшкил иткән. Барыннан да элек, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган экспертиза күрсәтү хезмәтләре исәбенә. 2022 елда керемнәрнең 12%ы – ГИСУга (82 млн. сум), 4%ы – Дәүләт торак фондына (25 млн. сум), 2%ы республиканың Инженерлык челтәрләре баш идарәсенә (16,2 млн. сум) туры килгән.
2022-2023 елларда учреждение чыгымнары 951,4 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 81%ы хезмәт өчен түләүгә һәм аңа исәпләүгә юнәлдерелгән (774 млн. сум). Файдаланылмаган акчаларның калган өлеше 2024 елның 1 гыйнварына 426 млн. сум тәшкил иткән.
Хисап палатасы тарафыннан 975,2 млн. сумлык чаралар тикшерелде, шуларның 27%ы төрле хокук бозулар белән файдаланылган – күпчелеге сатып алулар башкарганда.
Аудитор Александр Якупов билгеләп үткәнчә, 2024 елның 4 мартында узган электрон аукцион нәтиҗәләре буенча, ягъни тикшерү чарасы барышында, учреждение тарафыннан «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ белән бәясе Казанның Космонавтлар урамы, 59Д адресы буенча гамәлдәге бинаны реконструкцияләү һәм яңа корпус төзү өчен 235 млн. сумлык килешү төзелгән. Шул ук вакытта контрактны төзү вакытына эшләрнең шактый өлеше инде үтәлгән булган, ә төзелеш мәҗбүри рөхсәт кәгазьләре булмый торып башланган.
Моннан тыш, төзелеш-монтаж эшләре барышында подряд оешмасы куллана торган электр энергиясе, газ һәм су чыгымнары өчен асылда учреждение тарафыннан түләнгән. Бу чыгымнарны подрядчы кире кайтарып тормаган.
Тагын бер мисал. Учреждениенең төгәлләнмәгән төзелеш объектлары составында бәясе 17,8 млн. сум булган хуҗалык корпусы күрсәтелгән. Асылда эшләр 2022 елда башкарылган, объект төзелеп беткән һәм эксплуатацияләнә. Башлангыч-рөхсәт документациясе – объект төзелешенә рөхсәт һәм аны файдалануга тапшыру акты булмау сәбәпле, ул бүгенге көнгә кадәр төгәлләнмәгән дип саналган.
Хисап палатасында, турында вәкаләтле органнар төзелеш рөхсәт документациясеннән башка төзелгән объектларны җимерү хәл иткән очракта, шул рәвешле алып барылган төзелеш учреждение акчаларын нәтиҗәсез тоту куркынычын тудыра дип саныйлар.
Тикшерү чарасы барышында шулай ук учреждение тарафыннан бәя бирүдә катнашу һәм смета нормалаштыруында катнашу вәкаләтләрен үтәүгә анализ ясалды.
- 2024 елга кадәр республика территориясендә урнашкан объектларга проект-смета документациясен эшләү учреждение тарафыннан раслана торган уртача смета бәяләренә нигезләнеп башкарылды, – дип хәбәр итте аудитор. – Хәзер ПСД төзегәндә төзелеш материалларына бәяләр турында мәгълүмат кулланылырга тиеш, ул Төзелештә бәя кую федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган.
Элегрәк республика Дәүләт экспертизасы идарәсе чыгарган уртача смета бәяләре җыентыгында һәм Төзелештә бәя кую ФДМС системасында аерым материалларның бәясен чагыштырып, ревизорлар бәянең төзелештә бәя кую системасында 31 атама буенча 25% тан югарырак булуын ачыклады. Димәк, Хисап палатасында югарырак бәяләр куллану төзелеш эшләре бәясенең кыйммәтләнүенә һәм, шуңа бәйле рәвештә, дәүләт яисә муниципаль контрактлар төзегәндә өстәмә бюджет чыгымнарына китерә дип саныйлар.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе идарәсенең генераль директорына күрсәтмә тапшырылды. Шулай ук Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына хәбәр юллау, ә тикшерү материалларын республика Прокуратурасына тапшыру турында карар кабул ителде.