30.05.2023

30 майда Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге Коллегиясе 2021-2022 елларда һәм 2023 елның узган чорында республикада ашыгыч медицина ярдәме хезмәте эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан максатчан һәм нәтиҗәле файдалануның тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү объектлары булып мөстәкыйль юридик затлар булып тора торган Казанның, Яр Чаллының һәм Әлмәтнең ашыгыч медицина ярдәме станцияләре алынды, калган станцияләр камераль рәвештә тикшерелде.

Гражданнарга бушлай ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы бәясе 2021 елда 3,36 млрд. сум тәшкил иткән, киләсе елда ул 8%ка арткан. Шул ук вакытта чакыруларның гомуми саны 2022 елда 3% ка кимегән (1 млн. 70 мең очрак).

17 (2021 ел) һәм 19 (2022 ел) муниципаль берәмлекләргә чыгу планлаштырылганга караганда азрак башкарылган. Мәсәлән, Теләче районында 3 826 урынга чыгуның – 1502е, Тукай районында 3 850 урынга чыгуның 1512 е башкарылган.

– План күрсәткечләрен арттырып үтәгәндә һәм үтәмәгәндә, финанслау суммасы сизелерлек үзгәрми, бу исә тариф бәясенә йогынты ясый, – дип ассызыклады аудитор Илнур Мөбарәков. – Бу уңайдан алдагы биремнәрне яңадан бүлү максатка ярашлы булыр.

«Бар да объектив рәвештә нигезләнгән булган аудит бик кирәк», – дип рәхмәт белдерде Хисап палатасына сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин. Аның сүзләренә караганда, әгәр чакырулар бердәм диспетчерлык хезмәте аша булса, проблемалар тумый һәм өстәлмәләр килеп чыкмаячак.

– Идарәне үзәкләштерү – без омтылган әйбер. Россиянең кайбер төбәкләрендә әлеге юл картасы инде тормышка ашырылган һәм без дә моңа барабыз, башка юл юк, – дип ассызыклады М.Миңнуллин.

Хәзерге вакытта республиканың ашыгыч медицина ярдәме хезмәте составында (ҮРБны исәпкә алып) 441 автомобиль исәпләнә. Әмма республика Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә махсус борт номерлары 401 ашыгыч ярдәм каретасы гына бирелгән. «Боерыкка үзгәрешләр 2014 елдан бирле кертелмәде, документ актуальләштерүне таләп итә», – дип билгеләде алга таба И.Мөбарәков һәм өч муниципаль районда нормативның үтәлмәгән булуын, ә 12 районда ашыгыч ярдәм автомобильләре саны билгеләнгән нормадан ике һәм аннан да күбрәккә артканлыгын хәбәр итте.

2021-2022 елларда 84 автомобиль исәптән чыгарылган, ә алмашка 39 машина килгән. 7 районда (Азнакай, Алексеевск, Югары Ослан, Теләче, Әлмәт, Түбән Кама, Саба) 10 ашыгыч ярдәм автомобиле тулысынча тузган хәлдә эксплуатацияләнә, бу медицина хезмәтләре күрсәткәндә куркынычсызлык куркынычы тудыра.

Дәүләт контрактларын гамәлгә ашырганда сатып алуларның «ваклануы», сатулар үткәрмичә генә бердәнбер тәэмин итүче белән шартнамәләр төзү белән бәйле бозулар ачыкланды.

Шулай, Казанның ашыгыч ярдәм станциясе бердәнбер катнашучы «СТО ДЕПО» ҖЧҖнең белән башлангыч максималь бәягә – 24,4 млн. сумлык запас частьләр кайтаруга өч контракт төзегән. Спецификация кәгазе 4 меңнән артык атаманы үз эченә алган һәм аерым очракларда бәяләр чынлыкта китерелмәгән позицияләр буенча 12 тапкырга кадәр киметелгән.

Ford Transit автомобильләренә запас частьләрнең сатып алу бәяләрен сайлап алу анализлау барышында республиканың башка медицина учреждениеләре бәяләре белән 12 исемдә чагыштыру башкарылды. Аерым очракларда бәяләрдә аерма 50% тан артык тәшкил иткән. Шулай итеп, түбән бәяләрне кулланганда экономия 6,7 млн. сум тәшкил итә ала иде.

Яр Чаллыдагы ашыгыч ярдәм станцияләрендә ГЛОНАСС/GPS навигация системасын сатып алуга бүленгән 200 мең сумнан артык күләмдә бюджет акчалары нәтиҗәсез файдаланылган. Җиһазларның чынбарлыктагы кулланылышы расланмады. «Мондый вәзгыять ашыгыч ярдәм автомашиналары хәрәкәтен контрольдә тотмауга китерә», – дип саный аудитор.

Казанда һәм Әлмәттә 2023 ел өчен запас частьләрнең гамәлдән чыгаруны тикшерү барышында гомуми бәясе 788,4 мең сумлык машиналарны агымдагы ремонтлау буенча башкарылган эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр актларын рәсмиләштерү очраклары ачыкланган, шул ук вакытта ГЛОНАСС/GPS юл кәгазьләре һәм җиһазлары мәгълүматлары буенча ремонт-механика остаханәсе территориясенә автомобильләр кермәгән.

Тикшерелә торган чорда табибларның штат саны кимеде, ә фельдшерлык составы артты. «Уртача алганда, үзара нисбәте 1 кә 7 тәшкил итә. Шулай итеп, табиб ярдәмен фельдшерлык хезмәтенә алыштыру бара», – диде Илнур Мөбарәков, тикшерелгән учреждениеләрдә табибларның берьюлы берничә эштә эшләвенең югары коэффициентын – 1,8, ә урта медицина персоналыныкын 1,3 дәрәҗәсендә дип билгеләп.

Аудитор сүзләренчә, учреждениеләр эшчәнлегенең оператив булуының төп күрсәткече – экстрен медицина ярдәме күрсәтүнең үз вакытында булуы. 2021-2022 елларда «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагын үстерү» дәүләт программасы белән индикатор – ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының авыру кешегә барып җитү вакыты белән 20 минуттан кимрәк вакытта булу өлеше 91% күләмендә расланды.

– Чынлыкта индикаторга ирешелмәгән. 2021 елда мөрәҗәгать итүчегә 20 минут эчендә барып җитү өлеше 82% тәшкил иткән, 2022 елда – 86 процент, – дип белдерде аудитор һәм Хисап палатасы тарафыннан шундый ук тикшерү чарасының 2018 елда уздырылганлыгы һәм ачыкланган 109 млн. сумлык хокук бозуларның 97%ы юкка чыгарылганлыгы хакында искә төшерде.

– Ул вакытта бу тикшерү киң резонанс алды, һәм аның нәтиҗәләре буенча ашыгыч ярдәм автопаркы 180 машинага тулыланды, – дип билгеләп узды Алексей Демидов. – Бу юлы хәл өчен артык кайгырасы юк, шулай да төзәтмәләр кирәк.

– Мин барысын да кабул иттем, якын арада булган җитешсезлекләрне тәртипкә китерергә тырышачакбыз, – дип килеште сәламәтлек саклау министры.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казанда, Яр Чаллыда һәм Әлмәттә ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең баш табибларына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Прокуратурасына һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына хәбәр итәргә карар кылынды.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (30 мая 2023 г.)


Документлар