25.04.2023

25 апрельдә үзенең чираттагы утырышына Татарстан Республикасы Хисап палатасының муниципаль берәмлекнең тикшерү-хисап органы рәисе вазыйфасына кандидатураларның квалификация таләпләренә туры килүен билгеләү буенча квалификация комиссиясе җыелды.

Баулы муниципаль районы башлыгы мөрәҗәгате буенча тәкъдим ителгән документлар каралды һәм Баулы районы тикшерү-хисап палатасы рәисе вазыйфасына кандидат булып торган Елена Тараканова белән әңгәмә үткәрелде.

Комиссия әгъзаларына кандидатны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров тәкъдим итте.

Әңгәмә барышында Елена Тараканованың таләпләргә туры килә торган белемгә («Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча югары икътисадый) һәм финанс өлкәсендә җитәрлек эш тәҗрибәсенә ия булуы билгеләп үтелде.








Документлар