20.04.2023

20 апрельдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков Мәскәүдә XI Васильев укуларында – «Иҗтимагый финанслар: фән һәм практика» еллык форумында катнашты. Щлеге чараныҢ агымдагы темасы булып регионнарның һәм муниципалитетларның яңа шартлардагы финанс сәясәте өстенлекләре торды.

Быел Васильев укуларында турыдан-туры һәм онлайн-форматта илнең барлык төбәкләреннән 500дән артык кеше катнашты. Алар арасында – барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары вәкилләре, галимнәр, экспертлар, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары.

Бу форум унбер ел дәвамында төбәк һәм муниципаль финанс органнары җитәкчеләрен, Россия Финанс министрлыгы, Федераль казначылык һәм федераль закон чыгару хакимияте вәкилләрен, экспертларны, финанс контролерларын берләштерә.

Пленар утырышта һәм аның өч секциясе кысаларында катнашучылар Россия бюджет системасындагы төп трендлар, төбәк һәм җирле бюджетларның перспективалары, шулай ук дәүләт (муниципаль) хезмәте үсешенең актуаль тенденцияләре турында фикер алышты. Дәүләт финанс контроле һәм аудит үсешенә, бу өлкәнең новацияләренә аерым түгәрәк өстәл багышланды.



Фоторепортаж: XI Васильевские чтения — ежегодный форум «Общественные финансы: наука и практика» (г.Москва, 20 апреля 2023 г.)


Документлар